news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

^ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Майкрософт”ның БДБ һәм Россиядәге вәкиллеге башлыгы белән очрашты

^ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Майкрософт”ның БДБ һәм Россиядәге вәкиллеге башлыгы белән очрашты

(Казан, 13 июль, “Татар-информ”, Игорь Черепанов). Бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Майкрософт”ның БДБ һәм Россиядәге вәкиллеге башлыгы Ольга Дергунова белән очрашты. Сөйләшүләрдә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов, ТР мәгариф һәм фән министры Рәис Шәйхелисламов, сәүдә һәм тышкы хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов катнашты.

Соңрак журналистларга Фәрит Фазылҗанов хәбәр иткәнчә, яклар хезмәттәшлек турында кул куелган килешү кысаларында эш планын тормышка ашыру белән мәсьәләләрне караганнар. “Windows txp.” операцион системасының татар телендә локализация һәм адаптациягә әзерлек дәрәҗәсе төп тема булып торды”, диде министр. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта татар телендә билгеле глоссарий эшләнгән, ул хокукый яктан рәсмиләштергәч, корпорациягә тапшырылачак.

Ф.Фазылҗанов “Майкрософт”ның лицензия законы бозылу өчен борчылуын билгеләп үтте. Аның фикеренчә вәкиллек башлыгы республикада корпорация хокукларын яклау буенча башкарыла торган эшләр белән канәгать иде, аерым алганда, Татарстанда хакимият органнары һәм дәүләт учреждениеләр намуслы кулланучылар үрнәген күрсәтә. Министр корпорациянең “Электрон Россия” федераль максатчан программа кысаларында республиканың торак-коммуналь хуҗалык идарәсе программасын төзү буенча зур проектта катнашу мәсьәләсен ассызыклап үтте.

ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Майкрософт”ның вәкиле корпорациянең фән-мәгариф өлкәсендә уңышларын кертү темасына тагын бер тапкыр тукталды. “Августта үткәреләчәк педагогика конференциясенә бу хезмәттәшлекнең нинди формада икәнлеге билгеле булачак”, - дип ассызыклады Ф.Фазылҗанов.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100