news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Премьер-министры Р.Миңнеханов “Олимпиец” спорт комплексын ачты

“Олимпиец”тан, һичшиксез, чемпионнар үсеп чыгычак! - Пекин Олимпиадасы “көмеш”е иясе Анастасия Колесникова шулай дип ышандыра

(Казан, 1 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казанның Залесный бистәсеннән узган Горький шоссесындагы Искра тукталышында (объектның әлегә төгәл адресы юк) “Олимпиец” универсаль спорт комплексы ачылды. Казан Олимпия резервы училищесы карамагына тапшырылачак әлеге объектны ачу тантанасында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, РФ Дәүләт Думасының физик культура һәм спорт буенча комитеты рәисе урынбасары Илдар Гыйльметдинов, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министры Марат Бариев, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, “Универсиада-2013” дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов һ.б. рәсми кешеләр катнашты.

Классик һәм заманча җырларга, инструменталь музыкага акробатик һәм спорт күрсәтмә күнегүләреннән төзелгән шау-шулы тамашадан башланып киткән тантанада “Олимпиец” спорт комплексына символик ут элдерелгәч, Р.Миңнеханов һәм И.Метшин сүз алды. Чыгыш ясаучылар искәрткәнчә, Казан Универсиадасы өчен төзелгән спорт объектларының монысы 11 нчесе булса, быел ачылганы – 1 нчесе һәм биредә XXVII Бөтендөнья җәйге спорт уеннары үткәрелгән вакытта волейбол буенча күнегүләр, ярышлар булачак. Премьер-министр чыгышында: “Универсиадага Казанда 30 объект төзелә, монысы – шуларның берсе һәм кыска срокларда – нибары 7 айда төзеп кулланылышка тапшырылды. Биредә мин дөрес итеп проектланган һәм дөрес итеп төзелгән бина, иң мөһиме - югары нәтиҗәләргә ирешә алырлык спортчылар күрдем. Җыелма команданың Ванкувердагы чыгышларыннан соң җиңүләргә ихтыяҗ аеруча сизелә”, - диде. 2013 елда уздырылачак студентларның дөньякүләм спорт уеннарына әзерлек максатларында федераль хакимиятнең ярдәме өчен рәхмәт белдереп, Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе яшьләрне спортта үрләр яуларга өндәде.

“Олимпиец”тан, һичшиксез, чемпионнар үсеп чыгычак! - Яшь спортчылар исеменнән сүз алган Пекин Олимпиадасы “көмеш”е иясе Анастасия Колесникова әнә шулай дип ышандыра. Спортчылар әзерләү өчен әйбәт шартлар тудырган Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре әйтеп, Казан Олимпия резервы училищесы спорт комплексын ачарга килгән ТР Премьер-министры, Россиянең атказанган спорт мастеры, Россия автоузышларында күп тапкырлар җиңү яулаган Рөстәм Миңнехановны тантанада катнашучылар исеменнән туган көне белән котлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot