Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Премьер-министры “Опора России” оешмасының төбәк бүлеге рәисе белән очрашты
Очрашуда Илдар Халиков республикада кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һәм ярдәм итү тәҗрибәсе турындагы сорауларга җавап бирде
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков “Кече һәм урта бизнес: төбәк үсеш нокталары” форумында катнашучылары “Опора России” иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге рәисләре белән очрашты.
ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә “Опора России” иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге, шулай ук ТР Инвестицион үсеш агентлыгы һәм ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил катнашында оештырылган форум 12 декабрьдә эшли башлады. Чарада «Опора России» бөтенроссия кече һәм урта эшмәкәрлекнең иҗтимагый оешмасы президенты Александр Калинин һәм аның төбәк бүлекләре җитәкчеләре – Россиянең 30 дан артык төбәгеннән барлыгы 50 бизнес вәкиле катнашты.
Форумның максаты – башка төбәкләр бизнесын Татарстанга кертү мөмкинлекләре буенча фикер алышу. Форумда дискуссияләрдә төп басым индустриаль һәм инновацион мәйданчыклар кысаларында Татарстанның сәнәгать куәтен һәм Россиянең башка төбәкләренә ТР тәҗрибәсен тарату мөмкинлегенә ясалды.
Премьер Илдар Халиков форумда катнашучыларны сәламләде. “Декабрь уртасында РФның күп санлы субъектларыннан мәҗбүри булмаган чарага киләләр икән, “Опора России” реаль оешма буларак эшли дигән сүз. Бу бик мөһим, чөнки хәзер кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча проектлар гамәлгә ашыру ниятләре турында белдергән күп санлы оешмалар белән буталырга мөмкин”, - дип билгеләп үтте ул. Моннан тыш, И.Халиков фикеренчә, бу бизнес вәкилләренең Татарстан белән кызыксынуын күрсәтә. Шулай ук республикага кече һәм урта бизнесны үстерү өлкәсендә башка төбәкләрнең дә тәҗрибәләре кызыклы.
“Кызганычка каршы, әлегә үзебезне бу юнәлештә лидер дип санамыйбыз. Аннары бу юнәлештә Татарстан Республикасына караганда уңышлы эш алып баручы субъектлар бик күп”, - дип өстәде ТР Премьер-министры.
Республика белән “Опора России” 7 ел дәвамында хезмәттәшлек итә. “Бу аз түгел. Форумның биредә узуына шатбыз”, - диде Илдар Халиков.
Александр Калинин, ТРда кече һәм урта бизнесны үстерү өлкәсендәге вазгыятьне шәрехләп, “Опора России” оешмасы белән Россия банкларның берсе партнерлыгында эшмәкәрләр кәефе индексы эшләнгән, диде. Бу индексны билгеләү буенча тикшеренүләр сентябрьдә үткәрелде. Аның сүзләренә караганда, Россия буенча уртача эшмәкәрләр кәефе индексы 49,7 дип бәяләнә, бу эшмәкәрләрнең вазгыятьне тискәре бәяләве турында сөйли. Татарстан буенча бу күрсәткеч 50,9 тәшкил иткән.
“Татарстан – эшмәкәрләр үсешкә уңай карый торган аз санлы төбәкләрнең берсе”, - дип ассызыклады Калинин.
Аның сүзләренчә, республика бизнесны инвестицияләргә теләк булу күрсәткече исәбенә лидерлыкка чыккан. “Гомумән, ул сентябрьдә ил буенча 38,8, кешеләр бүгенге шартларда инвестицияләргә теләмиләр, - куркалар. Татарстан буена күрсәткеч - 51,7. ТР эшмәкәрләре бу шартларда да икътисадка инвестицияләр кертергә тели”, - дип билгеләп үтте Александр Калинин. Аның фикеренчә, республикада инфраструктура һәм сәнәгать мәйданчыклары үсеше, шулай ук дәүләттән бизнеска нәтиҗәле ярдәм күрсәтелү дә йогынты ясый. Татарстанда 23 сәнәгать мәйданчыгының 13ен “Опоры России” вәкилләре оештырды. Бу республикада бизнес вәкилләренең хакимияткә ышануын дәлилли һәм бу тәҗрибәне башка төбәкләргә дә таратырга кирәк. Татарстан бары тик индекс күрсәткече буенча гына берникадәр артта бара, дип билгеләп үтте Калинин.
“Без сезнең ярдәмчеләрегез булырга әзер. Безнең максатыбыз уртак – кече һәм урта бизнес буенча төгәл проектларны үстерү. Ә барлык төбәкләрдән килгән дусларның максаты – Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү һәм аны башка субъектларда гамәлгә ашыру”, - дип ассызыклады “Опоры России” президенты.
Очрашуда Илдар Халиков республикада кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һәм ярдәм итү тәҗрибәсе турындагы сорауларга җавап бирде.
Бүген форум кысаларында ТР Премьер-министры катнашында “Опоры России» иҗтимагый оешмасының Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы белән Абхазия Инвестицион үсеш агентлыгы арасында килешү имзаланды. Шулай ук иҗтимагый оешманың эшмәкәрләре-әгъзалары һәм Татарстан компанияләре арасында да килешүгә имза салынды.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз