news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Премьер-министры “Нәфис–Косметикс”ААҖдә булды

Илдар Халиков производство белән танышты һәм предприятие хезмәткәрләре белән очрашты

 (Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Юлия Ревина). Кичә ТР Премьер-министры Илдар Халиков “Нәфис-Косметикс” ААҖдә булды. Ул производство белән танышты һәм предприятие хезмәткәрләре белән очрашты.

Илдар Халиков сүзләренчә, 15 ел элек компания вәкилләре аны гаҗәпләндергән, чөнки бүтәннәр акчаларын сәүдәгә тотканда, алар производствоны үстерүгә сарыф итте. Аның фикеренчә, производствоны киңәйтү – майонез һәм кетчуплар чыгара башлау ул чакта көтелмәгән адым булды.

Үз чиратында, “Нәфис-Косметикс” ААҖ генераль директоры Дмитрий Хәйбуллин Премьер-министрга предприятиене үстерүгә юнәлтелгән проектлар турында сөйләде.

Илдар Халиков үзенең чыгышында белдергәнчә, хәзер Татарстан предприятиеләре тотрыклы режимда эшлиләр. Бүгенге көнгә Татарстанда “ТАНЭКО” заводы булдырылды, “Алабуга” МИЗ җирлегендә 100 млрд. сумнан артык инвестиция күләме белән 40 тан артык предприятие эшли. Индустриаль мәйданчыклар актив үсә.

“Татарстанга зур чит ил инвесторлары килә. Бу безнең республиканың инвестиция проектларын җәлеп итүен тагын бер кабат исбатлый”, - дип ассызыклады Илдар Халиков.

(Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100