news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Премьер-министры: “Менделеевск – үсә торган территория”

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Менделеевск шәһәрендә булды

  (Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Менделеевск шәһәрендә булды. Анда дүрт объектның тантаналы ачылышы узды: атмосфера һавасының пычрануын күзәтү автомат станциясе, ремонтланган Мәдәният йорты, 1нче мәктәпкә өстәмә төзелеш һәм Татарстан урамындагы 7нче торак йортның икенче чираты.

Беренче ачылган объект - атмосфера һавасының пычрануын күзәтә торган автомат станция булды. Стационар пункт химия предприятиеләре бүлеп чыгарган пычратучы матдәләрне өзлексез теркәп баруны тәэмин итү өчен билгеләнгән.

“Халык районның экология торышы белән кызыксына, чөнки монда зур сәнәгать потенциалы тупланган. Яңа станция экологик хәлне контрольда тотарга мөмкинлек бирәчәк”, -дип белдерде Менделеевск районы башлыгы Игорь Привалов.

Тантанада катнашучы мәктәп укучылары станцияне карадылар һәм аның эше белән таныштылар.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы алга таба 1нче мәктәпнең 400 урынга исәпләнгән өстәмә төзелеш объекты ачылышында катнашты. “Еллар узгач кына, тормышта мәктәп белән укытучыларның мөһимлеген аңлыйсың. Мәктәпкә беренче аяк басучыларга да, шулай ук калган укучыларга да кызыксынып һәм тырышып укуларын телим”, - диде ул.

Илдар Халиков һәм Игорь Привалов шулай ук социаль ипотека программасы буенча төзелгән 84 фатирлы 7 нче йортның икенче чираты ачылышында катнаштылар. Бүген яңа фатир ачкычларын Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугышта катнашучыларның тол хатыннары, күп балалы гаиләләр, ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, Карпов исемендәге “Менделеевсказот” ҖЧҖ химия заводы хезмәткәрләре алды. “Яңа фатир алучыларның шатлыклы йөзләрен күрүе бик рәхәт. Мин сезне бу күңелле вакыйга белән котлыйм”, - диде бу уңайдан Илдар Халиков.

Менделеевск шәһәрендә Сергей Гассар исемендәге Мәдәният йорты ачылу зур бәйрәмгә әйләнде. Махсус бу көнгә җирле коллективлар бию композицияләрен әзерләгән иделәр. Концерт залында ТР Хөкүмәте башлыгы район активы белән очрашты. Муниципаль берәмлекнең ничек яшәве турында район башлыгы Игорь Привалов сөйләде.

Илдар Халиков үзенең чыгышында республиканың социаль-икътисади үсеше турында сөйләде. “Менделеевск - үсә торган территория, ул инвестицияләр буенча алдынгылар рәтендә. Республика һәм сезнең район тормышында күңелле вакыйгалар күбрәк булсын”, -дип теләде Илдар Халиков.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм төзелеш комплексы үсешенә зур өлеш керткәне өчен “Созидание” төзелеш компаниясе” ҖЧҖ директоры Рамил Җиһаншинга ТР Премьер-министры ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды.

Бу хакта “Менделеевск яңалыклары” басмасы материалларына сылтама белән ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

(Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100