news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Премьер-министры һәм ММВБ президенты хезмәттәшлек турындагы килешүне имзалады

Килешү текстына Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм ММВБ президенты Константин Корищенко кул куйды

(Казан, 4 март, “Татар-информ”). Кичә Мәскәүдә “Мәскәү банкара валюта биржасы” ЯАҖ һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турындагы килешү имзаланды.
Килешү текстына Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм ММВБ президенты Константин Корищенко кул куйды.
Әлеге документ республикада инновацион инфраструктура үсешенә, югары технологияле продукция эшләп чыгару буенча проектларны гамәлгә ашыруга инвестицияләр җәлеп итәргә, кече һәм урта эшкуарлыкны, шулай ук икътисадның инновацион секторында дәүләт-шәхси партнерлыкны үстерергә ярдәм итәчәк.
“Без Татарстанның төбәкләр арасында беренчеләрдән булып әлеге килешүгә кул куюына һәм республикада шундый инновация мәйданчыгы барлыкка килүгә шатбыз, - диде ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов. – Бу төбәкләрнең инновацион потенциалын кулланырга ярдәм итәчәк зур эш”.
Киләчәктә республикада Төбәк инвестиция компаниясен булдыру күздә тотыла. “Мәскәү банкара валюта биржасы” ЯАҖ инновация һәм инвестицияләр базарында инновацион продуктларны тарату аның төп максаты булачак.
Килешү кысаларында шулай ук “Мәскәү банкара валюта биржасы” ЯАҖ каршындагы инновация һәм инвестицияләр базарына керүче инновацион төбәк компанияләренә салым ташламалары тәкъдим итү, кредитлар буенча процент ставкаларын субсидияләү җәһәтеннән дәүләт ярдәме күрсәтү күздә тотыла.
Әлеге килешүне гамәлгә ашыру эшен координацияләү өчен эшче төркем булдырылачак, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot