news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

ТР Премьер-министры Лениногорскида булды

Юбилей – ул яңа объектлар гына түгел, бәлки, шәһәрне барлыкка китерүче кешеләргә карата хөрмәт күрсәтү, ди Илдар Халиков

  (Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Лениногорскиның оешуына 60 ел һәм “Татнефть” ААҖнең “Лениногорскнефть” нефть, газ чыгару идарәсе (НГДУ) оешуга 70 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитеты киңәшмәсендә катнашты.

Шул уңайдан Илдар Халиков балалар хастаханәсендә булды. Ел саен монда 4 меңнән артык кеше дәвалана. Биредә 5 бүлекнең 2се муниципальара үзәк санала. "Лениногорск үзәк район хастаханәсе" балалар стационарының районара үзәкләре Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Сарман, Чирмешән, Ютазы районнарына хезмәт күрсәтә.  

1978 елда төзелгән стационар бинасында капиталь ремонт булмаган. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның йөкләмәсе буенча республика бюджетыннан 104 млн сум бүлеп бирелгән, һәм бүген төзелеш эшләре бара.

ТР Премьер-министры шулай ук “Юность” спорт комплексында булды, ул исә трамплиннан чаңгы белән сикерү һәм чаңгыда ике төр ярышлар буенча олимпия резервы спорт мәктәбе өчен база санала, анда 250ләп бала шөгыльләнә. Хәзерге вакытта аның бинасы заманча таләпләргә туры килми һәм капиталь ремонт кирәк.

Илдар Халиков тагын 500 урынга исәпләнгән 2 нче мәктәп төзелеше объектын карады, аның төзелешенә һәм реконструкцияләүгә республика бюджетыннан 100 млн сум бүлеп бирелгән.

Моннан тыш, ТР Хөкүмәте башлыгы мәдәният сараенда булды. Анда хәзер юбилей даталарын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында ремонт эшләре бара, республика бюджетыннан акча бүлеп бирелгән.

Объектларны караганнан соң, оештыру комитеты киңәшмәсе узды. Аны Илдар Халиков ачты. “Лениногорск җире – ул республика нефть-газ чыгару сәнәгатенең беренче чыганагы, һәм без һәрвакыт аның үсешенә тиешле игътибар бирдек. Бүген бәйрәм чаралары алдыннан район җитәкчелеге социаль әһәмиятле булган объектлар исемлеген әзерләде, аларны ремонтлау һәм реконструкцияләүгә республика бюджетыннан акча бүлеп бирелгән, “Татнефть” ААҖ зур финанс ярдәме күрсәтә”, - дип белдерде ул. Парклар һәм скверлар елы кысаларында районга 22,3 млн. сум акча бүлеп биреләчәк.

Көн тәртибе буенча доклад белән Лениногорск районы башлыгы Рәгат Хөсәенов чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, юбилей даталарын бәйрәм итү өчен комплекслы план әзерләнгән, аның кысаларына социаль инфраструктура объектлары төзү, реконструкцияләү, капиталь төзекләндерү эшләре кергән. Моның өчен республика, җирле бюджетларында акча каралган, шулай ук "Татнефть" ААҖ финанс ярдәме каралган.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Илдар Халиков, объектлар төзелеше һәм ремонт эшләре дә мөһим бурычлар, әмма шуны истә тотарга кирәк, юбилей – ул яңа объектлар гына түгел, бәлки шәһәрне барлыкка китерүче кешеләргә карата хөрмәт күрсәтү һәм рәхмәт белдерү, дип ассызыклады.

Бу хакта Лениногорск муниципаль районы матбугат хезмәтенә сылтама белән республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100