news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Премьер-министры Кытай провинциясенең Хунань делегациясе белән очрашты

Очрашуда хезмәттәшлек перспективалары буенча фикер алыштылар, беренче чиратта - сәламәтлек өлкәсендә

  (Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Кытай Халык Республикасы Хунань провинциясе вице-губернаторы белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, Кытай делегациясе әгъзалары катнашты.

Илдар Халиков кунакларны сәламләп, визитлары өчен рәхмәт белдерде. Татарстан халыкара хезмәттәшлекне үстерү буенча, шул исәптән Кытай белән дә багланышлар урнаштыруда актив позиция били, дип ассызыклады. Илдар Халиков агымдагы елның апрелендә Шанхайда Татарстан белән Хунань провинциясе арасындагы хезмәттәшлек турында килешү имзалануын искәртте. Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе республика үсеше турында кыскача сөйләде, ТРның медицина һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә аерым казанышлары турында искәртте.

Очрашуда яклар хезмәттәшлек перспективалары буенча фикер алыштылар, беренче чиратта - сәламәтлек өлкәсендә, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100