Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Премьер-министры Кубогына янгынчылык-гамәли спорт буенча VI Бөтенроссия турниры бара
Россиянең спорт башкаласында 2 көн рәттән уздырылачак спартакиадада илнең 19 төбәгеннән 300дән артык спортчы көч сынаша
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе уку-күнегүләр узу комплексында ТР Премьер-министры Кубогына (ул күчмә статуста) янгынчылык-гамәли спорт буенча VI Бөтенроссия ачык ярышлар старт алды. Аның ачылыш тантанасында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе региональ үзәге башлыгы генерал-лейтенант Игорь Паньшин, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Үзәк спорт клубы җитәкчеләре һ.б. рәсми кешеләр катнашты.
ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры генерал-майор Рәфис Хәбибуллин судьялыгында тулы 2 көн рәттән барачак спартакиадада илнең 19 төбәгеннән 300дән артык спортчы көч сынаша. Министр сүзләренчә, ярышларның быелгысында шунысы үзенчәлекле: спортчыларга, билгеләнгән аерым вакыт аралыгында күнегүләр ясап, спорт мастеры исеме алу хокукы бирелә, бу исә спартакиаданың дәрәҗәсе югарылыгын ассызыклап күрсәтә, чыннан да, 6 ел элек республикакүләм дәрәҗәдәге спартакиада хәзер илкүләм югарылыкта уздырыла.
Шундый зур чара үткәрүдә ярдәме, теләктәшлеге өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдереп һәм моның өчен бөтен шартлар булуын билгеләп, спортчыларны сәламләп, Игорь Паньшин спартакиаданың Россия спорт башкаласы Казанда үтүенә игътибарны юнәлтте.
ТР Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында, спорт көчлеләрне, җитезләрне ярата, арада иң көчленең җиңүен телим, дип белдерде.
Команда составларына исә 8 өлкән спортчы һәм 6 яшүсмер кертелгән. Призлы урыннар өчен, Идел буе федераль округы төбәкләренең җыелма командаларыннан тыш, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Иваново шәһәрләре, Горький тимер юлы вәкилләре көч сынаша. Татарстан җыелма командасы данын ТР буенча янгынга каршы көрәш федераль хезмәтенең 1, 2 һәм 5 нче отрядларының (алар Түбән Кама, Әлмәт һәм Казанда урнашкан) иң көчле спортчылары яклый.
Кубоктан тыш, бүген әлеге уку-күнегүләр узу комплексында, спартакиада белән параллель рәвештә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе региональ үзәге чемпионаты да барачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз