news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Премьер-министры “КИТ Финанс Инвестиция Банкы” ҖЧҖнең идарәче директоры белән очрашты
Компания Татарстан белән хезмәттәшлек итүгә карата кызыксыну белдерде
Скопировать ссылку
(Казан, 24 март, “Татар-информ”). Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәт йортында “КИТ Финанс Инвестиция Банкы” ҖЧҖнең идарәче директоры Дмитрий Геркусов белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.
Дмитрий Геркусов “КИТ Финанс” ҖЧҖнең оештыру структурасы, эшчәнлекнең төрле юнәлешләре белән таныштырды, алдагы үсеш перспективалары хакында сөйләде.
Искәртеп узабыз, 2009 елдан бирле “КИТ Финанс” төркеменә “Россия тимер юллары” ААҖ җитәкчелегендәге инвесторлар консорциумы конрольлек итә. “КИТ Финанс”ның электр энергетикасы, телекоммуникацияләр, транспорт тармагы һәм башка өлкәләрдәге проектларны гамәлгә ашыруда тәҗрибәсе бар.
Дмитрий Геркусовның сүзләренә караганда, компаниянең әлегә Татарстан Республикасында гамәлгә ашырылган проектлары булмаса да, ул кайбер юнәлешләр буенча үз хезмәтләрен тәкъдим итәргә әзер. Аерым алганда, “КИТ Финанс” Татарстанда гамәлгә ашырылучы кайбер эре проектларны финанслау өчен инвесторлар җәлеп итү буенча хезмәтләр тәкъдим итәргә ниятли.
Рөстәм Миңнеханов “КИТ Финанс” җитәкчелегенә юл төзелеше, интермодаль йөк ташуларны оештыру юнәлешләрендә катнашу мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2