news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Премьер-министры КХР делегациясе белән очрашты

Бүген Кытай белән Татарстанның барлык юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне көчәйтү мөмкинлеге бар, дип белдерде Илдар Халиков

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков 12 чакырылыш Бөтенкытай Халык сәяси консультатив совет комитеты рәисе, Россия-Кытай дуслыгы җәмгыяте рәисе Чэнь Юан әфәнде җитәкчелегендәге Кытай Халык Республикасы делегациясе белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, РФ тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов һәм башкалар катнашты.

Илдар Халиков очрашу барышында билгеләп узганча, бүгенге көндә Россия белән Кытай, шулай ук федерациянең бер субъекты буларак Татарстан һәм Кытай икътисадның һәм мәдәниятнең күп кенә өлкәләрендә партнерлар булып тора. Бу процесста зур рольне Россия-Кытай дуслыгы җәмгыяте уйный, дип ассызыклады ТР Премьер-министры. Ул Кытай делегациясе әгъзаларына ике ил, шулай ук Кытай провинцияләре һәм Россия төбәкләре арасында мөнәсәбәтләрне ныгыту өлкәсендә нәтиҗәле эш өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Кытай провинцияләре белән хезмәттәшлек итә һәм машина төзелеше, нефть-газ-химия, сәнәгать, туризм, мәгариф тармагында зур уңышларга ирешкән, дип ассызыклады Илдар Халиков. Ул, аерым алганда, республиканың күп кенә вузларында Кытай студентлары белем ала, бигрәк тә, алар КФУда күп дип билгеләп үтте. Бүген Кытай белән Татарстанның барлык юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне көчәйтү мөмкинлеге бар, диде Илдар Халиков. Бу, аның сүзләренчә, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәгариф һәм башка юнәлешләргә кагыла. Татарстан мөнәсәбәтләрне дәвам итү һәм ныгыту белән кызыксына, дип ассызыклады ТР Премьер-министры.

Үз чиратында, Чэнь Юань Казанга сәфәр аның өчен дә, делегациянең башка күп әгъзалары өчен дә беренчесе булуы турында хәбәр итте. Ул искәртеп узганча, күптән түгел Татарстанда Кытайның Хунань провинциясе делегациясе булып киткән. Аның сүзләренчә, ул бик зур индустриаль провинция, һәм Кытай ягы андый хезмәттәшлеккә шат һәм аны башка провинцияләргә дә таратырга әзер. Тулаем алганда, Россия-Кытай дуслыгы җәмгыяте халык дипломатиясе, Россия белән мәдәни багланышларга җитди игътибар бирә, дип билгеләп үтте Чэнь Юань. Аның сүзләренчә, бу сәфәр ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеген бирәчәк. "Без Россия-Кытай дуслыгы җәмгыяте эшчәнлеге кысаларында бу юнәлештә тагын да активрак роль уйнарга, Кытайның төрле провинцияләрендә Татарстан белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга әзер", - дип белдерде Чэнь Юань.

Илдар Халиков очрашу барышында республикада Кытайның Haier компаниясе белән уртак предприятиесе эшли, Кытай белгечләре катнашында Татарстан икътисады өчен мөһим "Аммоний" проекты тормышка ашырыла, дип билгеләп үтте. Моннан тыш, Татарстан белән Кытайның спорт өлкәсендә яхшы хезмәттәшлеге җайга салынган. Ул искәртеп узганча, 2013 елгы җәйге Универсиадага әзерлек кысаларында, татарстанлылар Кытайның Шеньжень шәһәре тәҗрибәсен өйрәнгән, 2015 елда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә әзерлек кысаларында да алар Кытайдагы хезмәттәшләре тәҗрибәсен өйрәнә.      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100