Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Премьер-министры Казанның Арча кыры зиратындагы сугышчылар каберлегенә чәчәкләр салды
Чарада Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар
(Казан, 9 май, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Бүген Казандагы Җиңү көненә багышланган тантаналы чаралар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучыларның каберләренә һәм алар истәлегенә куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салудан башланды.
Казанның Арча кыры зиратында узган чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Премьер-министры урынбасары - республиканың Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР хәрби комиссары Сергей Погодин, Казан каласы башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, ветераннар һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге һәм башкалар катнашты.
Чәчәкләр сала башлаганчы, Татарстан Премьер-министры ветераннар белән аралашты һәм Җиңү көне белән котлады. Илдар Халиков шулай ук Арча кыры зираты янында оештырылган хәрби кораллар күргәзмәсен карады.
Чарада катнашучылар "Җиңүче солдат" монументына, "Хәсрәтле солдат" һәйкәленә, сугышчылар каберлекләренә, Бөек Ватан сугышында катнашкан легендар татарстанлыларның каберләренә чәчәкләр һәм веноклар салды, һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алды, соңыннан залп бирелде. Оркестр Россия һәм Татарстан дәүләт гимннарын башкарды, аннары кулларына корал тоткан хәрбиләр колоннасы тантаналы марш белән узды.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз