news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Премьер-министры Казакъстанның Актүбә өлкәсе хакиме урынбасары белән очрашты

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Актүбә өлкәсе хакиме урынбасары Гали Искалиев җитәкчелегендәге Казакъстан делегациясе әгъзалары белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Татарстан ягыннан анда "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, "Түбән Кама Нефтехим" ААҖ директорлар советы рәисе, "ТАИФ" ААҖ генераль директорының идарә һәм стратегик үсеш буенча урынбасары Владимир Бусыгин, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин һәм башкалар катнашты.

Яклар нефть-газ-химия өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикерләштеләр. Шул исәптән, Казакъстанга Татарстанда җитештерелгән ягулык җибәрүне арттыру, озак вакытка исәпләнгән килешүләр төзү һәм башка темалар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.  

Фотосурәт http://prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100