news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Премьер-министры гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия киңәшмәсендә катнашты

Киңәшмә эшендә федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге башкарма хакимият органнарының 300дән артык вәкиле катнашты

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Сочида  федераль башкарма хакимият органнары һәм Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимият органнары җитәкчеләре катнашында гражданнар оборонасы проблемаларына багышланган Бөтенроссия киңәшмәсе узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Киңәшмә эшендә федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге башкарма хакимият органнарының 300дән артык вәкиле, 11 федераль агентлык һәм ведомство башлыгы, шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының территориаль органнары һәм оешмалары үзәк аппараты  җитәкчеләре катнашты. Бүген пленар утырыш һәм гражданнар оборонасын үстерү һәм камилләштерү буенча семинар барышында анда катнашучылар ил территориясендә гражданнар оборонасын оештыру һәм идарә итү проблемалары хакында фикерләштеләр, гражданнар оборонасын камилләштерү һәм үстерү, заман таләпләрен истә тотып, халыкны яклау мәсьәләләрен карадылар.

Доклад белән гадәттән тыш хәлләр министрының беренче урынбасары Сергей Шляков, министр урынбасары Владимир Степанов, башкарма хакимият органнары һәм оешмалары җитәкчеләре чыгыш ясады.

Шулай ук киңәшмә кысаларында «Имеретинский» йөк портында зур күләмле тактик-махсус укулар узды, аның төп бурычы заманча коткару технологияләрен күрсәтү булды.

Бер үк вакытта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре Красная Поляна бистәсе янында тауда коткару эшләрен башкарды һәм берничә объект - "Адлер" тимер юл станциясе, М-27 федераль автоюлының 6нчы тоннелендә һәм Адлер ТЭЦында янгын сүндерде, дип хәбәр итә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100