news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Премьер-министры Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручыны тәкъдим итте

Әлеге урынга ТР Хайваннар дөньясын саклау һәм алардан файдалану идарәсенең элеккеге башлыгы Дмитрий Иванов билгеләнде

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Чистай муниципаль районы Советының чираттан тыш 38 нче утырышы узды, анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашы. Бу хакта "Чистай хәбәрләре" газетасы хәбәр итә.

Сессиядә депутатлар муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәҗанов һәм башкарма комитет җитәкчесе Марат Гобәевның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылу мәсьәләсен тикшерделәр. Илдус Әхмәтҗанов 14 сентябрьдә V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды, шуңа бәйле рәвештә, Чистай муниципаль районы Советы һәм Чистай шәһәре Советы депутатлары аның вәкаләтләрен туктатты. Марат Гобәев үз теләге белән вәкаләтен өстеннән төшерде.

Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп ТР Хайваннар дөньясын саклау һәм алардан файдалану идарәсенең элеккеге башлыгы Дмитрий Иванов билгеләнде. Илдар Халиков депутатларга Дмитрий Ивановка, муниципаль берәмлек башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы вәкаләтләрен тапшыру өчен,  тавыш бирергә тәкъдим итте. Депутатлар  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дмитрий Ивановка район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы вәкаләтләрен бирү турындагы карарын  бертавыштан хуплады.

Илдар Халиков Илдус  Әхмәтҗановның Чистай районы башлыгы урынындагы эшчәнлеген югары бәяләде, ул 4,5 ел дәвам иткән. "Шәһәр һәм районны социаль-икътисади яктан үстерү, аның территориясендә төрле федераль  һәм республика программаларын тормышка ашыру буенча зур эшләр башкарылды", - диде ул.  ТР Премьер-министры Илдус Әхмәтҗановка "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен" медален тапшырды.

Районның инде элеккеге башлыгы Татарстан Хөкүмәте җитәкчесенә үз хезмәтен югары бәяләгән өчен рәхмәт белдерде һәм аңа "Чистай шәһәре каршындагы казанышлары өчен" дигән күкрәк билгесен тапшырды. Элеккеге башлык исеменә җылы сүзләрне муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хамматов һәм Каргалы авыл җирлеге башлыгы Фәүзия Садыйкова да җиткерде.

Дмитрий Иванов ике елга якын муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән, шәһәр һәм район проблемаларын ишетеп кенә белүчеләрдән түгел. Чистайлылар, хакимияткә ул килгәч тормышлары яхшы якка үзгәрер, дип өметләнә.        

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100