news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Премьер-министры Чиләбе өлкәсенең татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты

Бүген Чиләбе өлкәсендә 220 мең татар яши

 (Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Чиләбегә эш сәфәре кысаларында татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты. Татарстан Премьер-министры сәламләү сүзендә, Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессының елдан-ел күбрәк татарларны берләштерүенә чын-чынлап сокланам, дип билгеләп үтте.

Очрашуда шулай ук Чиләбе өлкәсе Хөкүмәте Рәисе Сергей Комяков, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һ.б. катнашты.

Бүген Чиләбе өлкәсендә 220 мең чамасы татар яши. Өлкәнең төрле районнарында татарлар өстенлек иткән авыллар бар, күп кенә торак пунктларда татарлар биредә яшәүчеләрнең 20-30 процентын тәшкил итә. Өлкәдә 25 татарлар милли-мәдәни берләшмәсе, 35 татар сәнгать коллективлары эшли. Татарлар башкарма хакимият органнарында, Чиләбе өлкәсе законнар чыгару җыенында, бизнеста да тәкъдим ителгән.

Чиләбе өлкәсендә “Хәзинә” һәм “Татар рухы” дигән татар газеталары чыга. Телевидение һәм радиода эфирга даими рәвешә чыгучы татар телендәге тапшырулар бар. Өлкәдә ел саен Татарстан Рреспубликасы ярдәме белән татарларның милли бәйрәме Сабан туе үтәрелә, аны үткәрүгә ТР муниципаль районнары һәм иҗат коллективлары җәлеп ителә.

Илдар Халиков фикеренчә, Чиләбе өлкәсендә татарлар өчен барлык уңыйлыклар да тудырылган.

“Биредә татар телле халыкка аерым мөнәсәбәт”, - диде ул. Шулай ук Чиләбе өлкәсе Хөкүмәтенә татар җәмгыятенә яхшы мөнәсәбәттә булулары, татар халкының мәдәниятен һәм традицияләрен саклау буенча эш алып барулары өчен рәхмәт белдерде.

Илдар Халиков Чиләбе өлкәсенә эш сәфәре кысаларында “Татар кызы-2014” – “Татарочка-2014” матурлык һәм талант конкурсының финал этабы тантанасында катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100