news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Премьер-министры "Бердәм Россия" иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнар белән очрашты

Илдар Халиков шәһәр халкын "Бердәм Россия" партиясе төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү бердәм көне кысаларында тыңлады

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков  "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Казан, Карл Маркс урамы, 31/7нче йорт адресы буенча урнашкан төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. 

Премьер-министр шәһәр кешеләрен биредә гражданнарны кабул итү бердәм көне кысаларында тыңлады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Кабул итүгә язылганнар исемлегенә беренче булып Казанда яшәүче Андрей Траншкин язылган иде. Ул үзенең инвалид баласын (ДЦП) бүлмә кресло-коляскасы һәм санитария ягыннан җиһазландырылган урындык белән тәэмин итүне үтенде. А.Траншкин элегрәк бу үтенеч белән ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау органнарына мөрәҗәгать иткән булган. Законда инвалид балаларны кресло-коляска белән тәэмин итү каралган. Андрей Траншкин аныклап узганча, аның баласы өчен үзгә коляска кирәк, ә социаль яклау органнары стандарт коляскалар тәкъдим итә (мондый товарлар белән тәэмин итүгә тендерда җиңеп чыккан компания җитештергән). Илдар Халиков әлеге мәсьәләне хәл итүгә иганәчеләр акчаларын җәлеп итәргә тәкъдим итте, чөнки мондый коляска бәясе стандарт җиһазлардан күпкә кыйммәтрәк тора.

ТР Премьер-министры инвалид бала тәрбияләгән гаиләнең торак шартлары, подъездга керү юлларының ни дәрәҗәдә уңайлы булуы белән дә кызыксынды. Андрей Траншкин хәбәр иткәнчә, 2012 елда гаилә социаль ипотека программасы буенча фатир алган, йортта уңайлы мохит мәсьәләсе хәл ителгән.

Икенче булып кабул итүгә Казанда яшәүче Игорь Сафиуллин язылган иде. Ул яши торган күп фатирлы торак йортта ремонттан соң түбәдән су үтә (ул йортның соңгы катынды яши). И.Сафиуллин үзенең ЖЭУ һәм идарәче компаниягә мөрәҗәгать иткәнен әйтте, тик проблема ачыкланып дүрт ай вакыт узуга карамастан, аның үтенеченә колак салучы табылмаган. Илдар Халиков Себер трактындагы 26нчы йортка түбәдән су үтү сәбәпләрен ачыклау һәм бетерү өчен ремонт бригадасын җибәрү турында ашыгыч йөкләмә бирде.

Казанда яшәүче Елена Иванова иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә Нокса авышлыгында "яткан полицейский", "җәяүлеләр кичүе" юл билгесен урнаштырырга, шулай ук җайга салынмый торган җәяүлеләр кичүендә тамга ясауны сорап мөрәҗәгать итте. Илдар Халиков белән әңгәмә барышында ул әлеге чатта гомумбелем бирү мәктәбе урнашкан булуны аныклап узды, димәк, биредә юл аша укучылар күп чыгып йөри дигән сүз.

Илдар Халиков булган проблемаларга игътибар биргән өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, юлларда нинди очракларда "яткан полицейский"лар ясалганны аңлатты. ТР Премьер-министры чара күреләчәк һәм урам чатында "җәяүлеләр кичүе" дигән юл билгесе урнаштырылачагын әйтте, ә яз көне тиешле юл тамгасы төшереләчәк. Моннан тыш, проблемалы юл чатында вакытлыча ЮХИДИ хезмәткәрләре посты урнаштырырга мөмкин.  

Соңгы  гозер Яшел Үзәннең Карл Маркс урамында урнашкан торак йортның подъездын ремонтлау мәсьәләсе булды. Аны хәл итүне Тихон Чумаков сорый. Ул хәбәр иткәнчә, торак йорт социаль ипотека программасы буенча төзелгән. Подъездның диварында ярык барлыкка килгән, шуның аркасында диварның бер өлеше җимерелергә мөмкин. Йортта яшәүчеләр төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итеп караса да, нәтиҗәсе булмаган. Илдар Халиков әлеге йортка мәсьәләне тикшереп, алга таба чара күрү өчен комиссия җибәрү йөкләмәсе бирде.          

news_right_1
news_right_2
news_bot