news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Премьер-министры Белем көнендә Әгерҗедә үзе укыган мәктәптә булды

Илдар Халиков Әгерҗедә эш сәфәрендә иде

 (Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Әгерҗедә үзе укыган мәктәптә булды. Ул Әгерҗе шәһәренең 2нче урта мәктәбендә 1 сентябрь – Белем көненә багышланган тантанада катнашты.

Мәктәп алдындагы мәйданчыкта Илдар Халиков үзенең укытучылары-ветераннар Валентина Латыйпова, Галина Стрелова һәм Геннадий Киселев белән күреште.

“2015 елда мәктәпне тәмамлаганга 30 ел була. Күп вакыт узган, әмма мәктәп еллары, укытучылар һәм классташлар онытылмый. Менә бүген дә, үземнең укытучыларымны күреп, яңадан мәктәп елларына әйләнеп кайткан кебек дулкынланам. Рәхмәт сезгә, укытучыларым!” - диде Илдар Халиков. Ул үзе укыган, классташлары белән очрашкан мәктәп коридорлары буйлап узды, химия кабинетында булды.

Алга таба ТР Хөкүмәте башлыгы “Октябрьский” микрорайонында 15 йортны файдалануга тапшыру тантанасында катнашты.  Яңа фатир ачкычларын бүген 267 гаиләгә тапшырдылар. Илдар Халиков Алексей һәм Любовь Тарасовлар фатирында булып, гаилә белән аралашып, хәл-әхвәл белеште, фатирның уңайлыклары турында сорашты.

Аннан соң Илдар Халиков Мәдәният йортында Әгерҗе районы активы белән очрашты. Район башлыгы Валерий Макаров районның социаль-икътисади үсеше, 18 социаль программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә халыкның яшәешен яхшырту турында сөйләде.

“2015 елда барлык 30 программа да республика шәһәрләре һәм районнарында эшләячәк, дип ышандырды Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Россиядә күп күрсәткечләр буенча алдынгы, күп төбәкләр өчен үрнәк булып тора”,- диде Илдар Халиков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100