news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Премьер-министры: “Бөтенроссия авыл уеннары – Алабуга өчен зур перспектива”

Бүген Алабугада Рөстәм Миңнеханов 2010 елгы Бөтенроссия авыл уеннарын оештыру комитеты утырышын үткәрде

(Алабуга, 22 февраль, «Татар-информ», Михаил Миронов). Алабугада 2010 елгы Бөтенроссия авыл уеннарын үткәрү шәһәр үсешенең яңа перспективаларын ачачак. Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ярышларны оештыру комитетының утырышы тәмамланганда шундый фикер белдерде.
Р.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Президенты VIII Бөтенроссия авыл спорт уеннарын үткәрү турындагы Указга 2009 елның 10 декабрендә кул куйды. Уеннар Алабугада агымдагы елның 8–13 июлендә узачак, анда Россия Федерациясенең 88 субъектыннан 4 меңгә якын спортчы катнаша. Алар спортның 16 төре буенча көч сынаша, шул исәптә сыер савучылар, механизаторлар, печән чабу һәм тырмалау кебек авыл уеннары ярышларында да катнаша. Алабуга мондый ярышлар үткәрелә торган беренче шәһәр булуын да билгеләп үтәргә кирәк.
Шәһәр мондый зур спорт чарасын үткәрә ала, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. “Соңгы 5–6 елда Алабугада башкарылган эшләр зур бөтенроссия уеннары үткәрү урыны булырга мөмкинлек бирә, - диде Р.Миңнеханов. - Әмма әзерләнер өчен федераль үзәк ягыннан ярдәм алырга тырышырга кирәк. Алабугага күпсанлы кунаклар кабул итәргә, аларны яшәү урыны белән тәэмин итәргә һәм башка күп чаралар үткәрергә кирәк булачак. Әлбәттә, төп җаваплылык муниципаль берәмлек өстендә, әмма без дә ярдәм итәргә тиеш”.
Алабуга районы башлыгы Илшат Гафуров кирәкле әзерлек чаралары турында доклад белән чыгыш ясады. Ул шәһәрдә 10 спорт объекты бар инде, ярышлар үткәрү көннәрендә тагын бер физкультура-тернәкләндерү комплексы ачу планлаштырыла диде. Әмма күп кенә спорт корылмалары ярыш таләпләренә туры китерергә кирәк, дип белдерде ул.
И.Гафуров Татарстан Хөкүмәте башлыгына районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә уеннар башланганчы үз хуҗалыкларын тәртипкә китерергә 100 миллион сум кредит алырга ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте.
“Әлбәттә, сез санап чыккан башкарылырга тиешле эшләрне ярышлар башланганчы 3 ел алдан башларга кирәк иде, - дип шаяртты Премьер-министр район башлыгына мөрәҗәгать итеп. – Бу зур сумма, әмма без хәзер аз һәм күп булу турында сөйләмәячәкбез. Министрларга объектлар буенча йөреп чыгарга һәм кирәкле чаралар исемлеген төзергә кирәк, шуннан соң без федераль министрлыклардан акча алу турында уйлаячакбыз, Татарстан ягыннан ничек ярдәм итү мәсьәләсен дә карарбыз.”
Рөстәм Миңнеханов кирәкле чаралар исемлеген атна дәвамында төзергә кушты.
Республика Хөкүмәте башлыгы журналистларга биргән интервьюсында Алабугада Бөтенроссия спорт уеннары иң югары дәрәҗәдә узачак дип ышаныч белдерде. “Шәһәрнең спорт объектлары әзер, Алабуга Россия Федерациясенең спорт корылмалары җитәрлек булган шәһәрләрнең берсе булып тора. Мондый зур ярышлар бер яктан зур тырышлык сорый, икенче яктан – яхшы перспектива”, - дип саный Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot