news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Премьер-министры Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары белән очрашты

Яклар алкоголь базарындагы гомум вазгыять, шулай ук фальсификат таралуга каршы көрәш алымнары хакында фикерләште

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Вячеслав Диденко белән очрашты.

Әңгәмә барышында яклар алкоголь базарындагы гомум хәл, шулай ук фальсификат таралуга каршы көрәш алымнары хакында фикерләште.

Илдар Халиков билгеләп узганча, бүген Татарстан белән федераль ведомство арасында партнерлык мөнәсәбәтләре салынган. 2015 ел нәтиҗәләре буенча республика Россиядә иң күп аракы җитештерүче булды, шуңа да төбәк өчен алкоголь базарын җайга салу  темасы - иң төп мәсьәләләрнең берсе.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, "Татспиртпром" ААҖ генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Агросәнәгать комплексы, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе башлыгы Айрат Мостафин һәм башкалар катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.          

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.   

 

news_right_1
news_right_2
news_bot