news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Премьер-министры 2015 елда БДИга әзерлек буенча округ киңәшмәсендә катнашты

Киңәшмә ИФО төбәкләре белән видеоконференцэлемтә режимында узды

  (Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Түбән Новгородта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов 2015 елда Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек буенча округ киңәшмәсен үткәрде. Киңәшмә ИФО төбәкләре белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Чарада Татарстаннан ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР буенча Баш федраль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов катнашты.

Киңәшмәдә 2014 елда БДИ тапшыру нәтиҗәләре буенча проблемалы мәсьәләләр, шулай ук белем бирү сыйфатын күтәрү, шул исәптән гомуми белем бирү мәктәпләрендә рус телен укыту мәсьәләләре буенча фикер алышуга аерым игътибар бирелде.

Михаил Бабич билгеләп узганча, бүген БДИ системасын тәртипкә салу зарур. Аның сүзләренә караганда, укучылар өчен Мәскәү һәм Санкт-Петербург вузларында белем алу мөмкинлеген күтәрергә кирәк.

Киңәшмәдә декабрьдә 2014-2015 елларда БДИ тапшыру кампаниясе старт ала дигән мәгълүмат булды. Россия Президенты карары буенча, чыгарылыш сыйныф укучылары беренче тапкыр инша язачак. Укучылар инша буенча “зачет” алмыйча Бердәм дәүләт имтиханына кертелми. Иншаны февраль-март айларында яңадан язарга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot