news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Питрәч районында сугыш ветераны Вазыйх Сәгыйровны 89 яшьлеге белән котладылар

Питрәч муниципаль районы башлыгы Эдуард Дияров юбилярда кунакта булды

  (Казан, 19 март, «Татар-информ»). ТР Питрәч районында сугыш ветераны Вазыйх Сәгыйровны 89 яшьлеге белән котладылар. Питрәч муниципаль районы башлыгы Эдуард Дияров юбилярда кунакта булды, дип хәбәр ителә Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе рәсми сайтында.
Вазыйх Сәгыйров ТР Әлки районында туган. Яшьләр туйдан соң Үзбәкстанга китәргә булган һәм анда 30 ел гомер иткәннәр. Аннары алар Татарстанга кайткан.
Вазыйх Сәгыйров Бөек Ватан сугышы ветераны буларак ТР Питрәч районында уңайлыклар тудырылган фатир алган. Хәзер гаилә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын көтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot