news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР парламентының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышка җыела

Каралышка дистәдән артык мәсьәлә әзерләнгән

 (Казан, 15 декабрь, “Татар- информ”, Лилия Локманова). Иртәгә ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты чираттагы утырышын уздыра.

Көн тәртибенә 10нан артык мәсьәлә чыгару ниятләнә. Алар арасында “Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен саклауда гражданнарның катнашуы” ТР закон проекты, “Акланган сәяси репрессияләр корбаннарының хокукларын торгызу республика комиссиясе” карарына үзгәрешләр кертү, җәмәгать судьяларын сайлау һ.б. сораулар бар. Утырышта контроль сорау буларак “Татарстан Республикасында миграция сәясәте өлкәсендә закон чыгаруны тормышка ашыру” мәсьәләсе чыгарылачак, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

news_right_1
news_right_2
news_bot