Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ТР парламентының VII утырышын уздыру көне тәгаенләнде
Анда 39 мәсьәләне карап тикшерү ниятләнә
(Казан, 9 апрель, "Татар-информ", Лилия Локманова). ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышын 16 апрельдә уздыру планлаштырыла. Бу хакта бүген ТР парламенты президиумы утырышында закон чыгару органы Секретаре Лилия Маврина хәбәр итте. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кыска вакытлы ялда булу сәбәпле, президиум утырышын аның урынбасары Римма Ратникова алып барды.
V чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары каралышына 39 мәсьәлә тәкъдим ителәчәк. Аларның 8е — ТР закон проектлары, 20 се —Федераль закон проектлары. Моннан тыш, утырышта кузгатылачак мәсьәләләр арасында "Парламентаризм үсешенә өлеш керткән өчен" ТР Дәүләт Советының Хөрмәт билгесенә кагылышлы мәсьәлә буенча фикер алышу, ТРда 1990-2014 елларда закон чыгару торышы хакында доклад тыңлау һ.б. бар.
Утырышка "Татарстан Республикасының Сайлау кодексына һәм аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында"гы ТРның 76-5 нче номерлы закон проекты (II укылыш), "Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында" Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү турында"гы 89-5 нче номерлы закон проекты (II укылыш), "Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында" Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү һәм Татарстан Республикасының 2 нче номерлы законы гамәлдән чыгу турында"гы ТРның 71-5 нче номерлы закон проекты (II укылыш), "Татарстан Республикасында Җиңү билгесе күчермәсен файдалану турында"гы ТРның 84-5 нче номерлы закон проектларын (I укылыш) карау да планлаштырыла.
VII утырышка 150 кеше чакыру ниятләнә. Римма Ратникова хәбәр иткәнчә, ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышына Төркиянең Бөек җыелышы вәкилләре дә чакырулы. Әлегә аларның утырышта катнашу-катнашмау мәсьәләсе хәл ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз