news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Парламентының КПРФ сәяси партиясе фракциясе ТКХ тарифлар буенча “түгәрәк өстәл” уздырды

Республикада Дәүләт Советы дәрәҗәсендә торак-коммуналь хезмәтләрне реформалау стратегиясен гамәлгә ашыруны, ТКХ тарифларын контрольда тоту буенча бәйсез депутатлык комиссиясе бу

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Дәүләт Советында торак-коммуналь хезмәтләргә (ТКХ) тарифлар, кулланучылар хокукларын яклау проблемалары буенча “түгәрәк өстәл” утырышы булды.

ТР Парламентындагы КПРФ сәяси партиясе фракциясе тарафыннан оештырылган һәм ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары вазифаларын башкаручы Раузил Хаҗиев, ТР Тарифлар буенча комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Марина Фәйрушина, ТР Дәүләт Советының барлык сәяси фракцияләре, торак милекчеләре ширкәтләре, идарәче компанияләр җитәкчеләре һәм вәкилләре, җәмәгатьчелек катнашындагы утырыш шактый кискен һәм шау-шулы узды. Сораулар тарифлар формалашу, аларның нишләп хәзергәчә нинди нигездә исәпләнелүе һәм республикада нефть, газ суыртылуга карамастан, энергия эшләп чыгаруда тарифлар үсүе, казанлылар өчен “Татэнерго” белән “Казэнерго” хезмәтләрендә аерма аена 600 сум тирәсе булуы һәм шулар аркасында пенсионерларның хәле мөшкелләнә баруы һ.б. актуаль мәсьәләләргә кагылышлы иде.

Утырышны алып барган КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов республикада тарифлар формалаштыруда федералларга сылтау белән килешмәвен, күрсәтелгән хезмәтләргә тарифлар исәпләгәндә нәрсәләр кертелүен кулланучылар белергә хаклы булуын белдерде. Аның фикеренчә, республикада Дәүләт Советы дәрәҗәсендә торак-коммуналь хезмәтләрне реформалау стратегиясен гамәлгә ашыруны, ТКХ тарифларын контрольда тоту буенча бәйсез депутатлык комиссиясе булдыру кирәк.

Утырышта катнашучылар ТР Парламентында шундый торак-коммуналь палата яки комиссия оештыруны аеруча хуплап, бу өлкәдә тәртип урнаштыруда һәм хезмәт күрсәткән өчен тарифларны нигезсез арттырган һәм гамәлдәге законнарны бозган яисә үтәмәгән җаваплы кешеләргә карата кискен чаралар күрелергә тиеш, ТКХ өчен түләү суммасы минималь хезмәт хакының 10 процентын узмаска тиеш, һәр муниципаль район буенча бәйсез тарифлар аудиты уздырырга, махсус парламент тыңлаулары үткәрергә, ТР буенча монополиягә каршы көрәш федераль хезмәтенә торак милекчеләре ширкәте һәм идарәче компанияләрнең законлылыгын тикшерергә дигән һ.б. күп санлы тәкъдимнәр белән чыктылар.

Соңыннан сүз алган М.Фәйрушина исә үзе җитәкчелек иткән комитет порталында (http://kt.tatar.ru/) тарифлар формалаштыру, гомумән, тарифларга кагылышлы материаллар биреләчәк, бу РФ буенча пилот проект булачак, дип игълан итте. Р.Хаҗиев сүзләренчә, хәзерге вакытта тарифларны киметеп булмый, аларны бары тик тоткарларга гына мөмкин. Торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүдә монополия күзәтелә, идарәче компанияләр арасында көндәшлек булмый торып, күрсәтелгән хезмәтләргә бәя киметүне таләп итеп булмаячак, шуларга өстәп, ут, су, газга, һичшиксез, хисап приборлары куйдыртырга һәм шулар буенча түләргә кирәк, дип киңәш итте министр урынбасары вазифаларын башкаручы Р.Хаҗиев.

Болардан тыш, күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау белән мавыгып, республикада агымдагы ремонт турында онытылды, якын киләчәктә торак хуҗалыгы мөшкел хәлгә калачак, дигән киная белән Р.Хаҗиев килеште һәм, чыннан да, моны җанландыру таләп ителә, дип җаваплады. Ләкин “нуль”-фатирлар, ягъни хуҗалары фатирга күпләп кеше кертеп тә, алар өчен акча түләмәүләре, читләр кулланган хезмәтләр өчен шушы йорттагылар түләргә мәҗбүр булуын Р.Хаҗиев әлегә хәл итеп булмаган мәсьәлә дип атады. “Казанда берәүнең 36 фатиры бар, аның кемнәр керткәнен контрольда тотып булмый, чөнки идарәче компанияләр төрле”, - диде ул.

Утырыш тәмам булгач та проблемалы мәсьәләләр коридорларга кадәр чыгып, бәхәсләр шактый дәвам итте, Х.Миргалимов шушы ук мәсьәлә буенча май аенда очрашырга вәгъдә бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100