news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР парламентының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты чираттагы утырышын уздырды

Комитет әгъзалары бүген “Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетлары турында” ТР Законының 5 статьясына үзгәреш кертү турында закон проектын беренче укылышка әзерләде

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бњген ТР Дђњлђт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты чираттагы утырышын уздырды. Утырышны комитет рәисе Валентина Липужина алып барды.
Комитетның көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләр республиканың 2010 ел бюджеты проекты, ТР Дәүләт Советы комитетлары, Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары, ТР Дәүләт Советы депутаты статусы, Татарстан Республикасында җирле үзидарә, дәүләт граждан хезмәте турындагы законнарга үзгәрешләр кертү белән бәйле иде.
ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин 2010 елның бюджет проекты белән таныштырганнан соң, депутатлар республиканың берничә районындагы физкультура-сәламәтләндерү комплексларын төзеп бетерү, Алабугадагы картлар йортына ремонт ясау, шикәр авырулы кешеләрне глюкометрлар белән тәэмин итү, бюджет хезмәткәрләренә эш хакын арттыру, Актанышның 300 еллыгын билгеләп үтүгә финанслар бүлеп бирү мәсьәләләре белән кызыксынды.
Комитет әгъзалары бүген “Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетлары турында” ТР Законының 5 статьясына үзгәреш кертү турында закон проектын беренче укылышка әзерләде. Әлеге закон проектын эшләүчеләр законның 5 статьясының икенче өлешен көчен югалткан дип санарга тәкъдим итә. Бу өлеш Дәүләт Советы Президиумының парламент комитетлары эшчәнлеген контрольдә тоту буенча вәкаләтләрен билгели. Ягъни закон проектларын һәм башка актларны җаваплы комитетларга алдан яки өстәмә карау өчен җибәрү, шулай ук комитетларның закон проектлары буенча заключениеләр һәм тәкъдимнәрен тыңлауны күз алдында тота.
ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина сүзләренчә, әлеге нигезнамәләр Президиум эшчәнлеген чикли. Моннан тыш, закон проектларын җаваплы комитетларга алдан карау өчен Президиум аша җибәрү процедурасы закон проектының парламенттагы динамик әйләнешенә комачаулый. Шул ук вакытта Президиум тарафыннан комитетлар эшчәнлеген координацияләү формалары ТР Дәүләт Советы Регламенты предметы булып тора. Хәзерге вакытта парламент ТР Дәүләт Советы Регламентына үзгәрешләр кертү турындагы карар проектын тикшерә, анда алда әйтеп киткән проблемалар хәл ителә. Шуңа күрә законның 5 статьясының икенче өлешен көчен югалткан дип санарга тәкъдим ителә.
Бүген депутатлар шулай ук “Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын карап тикшерде. Беренче укылышка җибәрелә торган закон проекты депутат статусын көйли торган нормаларны камилләштерү һәм республика актларын федераль законнарга тәңгәлләштерү максатында эшләнгән. Мәсәлән, закон проектының 4 һәм 6 нчы статьяларында депутат эшчәнлеге белән бәйле чикләүләр турындагы нормаларны һәм ТР Дәүләт Советы депутаты вәкаләтләрен төгәлләү тәртибен ачыкларга тәкъдим ителә. Үзгәрешләр шулай ук ТР Дәүләт Советына партия исемлеге буенча сайланган депутатның фракциядән чыгу мөмкинлеген чикләүгә, депутатның үз компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча төрле органнарга һәм вазыфаи затларга запрослар ясау хокукына, депутатның вазыфаи затлар тарафыннан кабул итү мәсьәләренә һ.б. кагыла.
Комитет әгъзалары “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында”, “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектларын өченче укылышка әзерләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100