Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР парламентында социаль ипотека буенча төзелгән йортлар, инвестицияләр, кече бизнес һ.б. хакында сөйләштеләр
ТР Дәүләт Советында икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының чираттагы утырышы узды
(Казан, 12 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген ТР Дәүләт Советында икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының чираттагы утырышы узды. Аны комитет рәисе Рафис Борһанов алып барды. Утырышта парламент рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, министрлыклар вәкилләре, төрле оешма җитәкчеләре һ.б. катнашты. Көн тәртибенә 11 мәсьәлә чыгарылган иде.
Утырышта күтәрелгән мәсьәләләрнең беренчесе социаль ипотека программасы буенча төзелгән йортларның сыйфаты хакында булды. Бу сорау буенча ТР Президенты каршында оешкан Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, социаль ипотека буенча төзелгән йортларның сыйфаты бермә-бер арткан, әмма бу юнәлештә эшләнеләсе эшләр бар әле. Аның фикеренчә, йортларның сыйфатын тагын да арттыру һәм ул фатирларны сатып алган халыктан шикаятьләр санын киметү өчен, торак инспециясе эшен ныгытырга, үзидарә оешмаларның дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. “Халыктан шикаять килеп ирешкәч кенә нидер эшләү дөрес түгел. Йорт төзелгәндә, тапшырылганда ук бөтен нәрсәне дә контрольдә тотарга кирәк. Болай итмәгән очракта, безнең чыгымнарыбыз тагын да зуррак булачак”, - диде Тәлгать Абдуллин.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин китергән мәгълүматлар буенча, 2005-2012 елларда Татарстанда социаль ипотека программасы кысаларында 4,8 миллион квадрат метрга якын торак төзелгән, шуның нәтиҗәсендә, 73 мең гаилә үзенең торак хәлен яхшырта алган. Алар арасында яшь гаиләләр, ветераннар, инвалидлар һ.б. бар.
2013 елда күп фатирлы 603,3 мең квадрат метр инвестицияле торак һәм 1,4 миллион квадрат метр аз катлы, шул исәптән индивидуаль торак, кулланылышка тапшырылган.
Быел, социаль ипотека программасы кысаларында, 388 мең квадрат метр торак, бу 128 торак йорт, ягъни 6569 фатир дигән сүз, кулланылышка тапшырылырга ниятләнгән булган. Шулардан инде 99 йорт тапшырылган.
Быел социаль ипотекага фатирлар төзү программасын финанслауга республикада 18 миллион сумга кадәр акча тотыла.
Ирек Фәйзуллин әйтүенчә, Татарстан беренчеләрдән булып экономкласслы фатирлар төзүгә кереште һәм мондый фатирларда торакның квадрат метры 30 мең сум тәшкил итә. 2013 елда шундый торакның 9,5 мең квадрат метры эксплуатациягә тапшырылган булса, 2015 елда бу сан 48,7 мең квадрат метрга җитә. 2016-2027 елларда экономкласслы фатирларның төзеләчәк мәйданы якынча 53,8 мең квадрат метрны тәшкил итә.
Торак төзүдә үсеш шактый алга китсә дә, бу өлкәдә әле чишеләсе мәсьәләләр шактый. Бу хакта икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рафис Борһанов та искәртте. Аның тәкъдиме буенча, социаль ипотека төзү белән шөгыльләнүче техник заказ ясаучыларга, подряд оешмаларына контрольне арттырырга, торакның эчке өлешендә башкарылган эшләрнең сыйфат дәрәҗәсен үстерергә һәм гражданнарның торак сыйфатына кагылган мөрәҗәгатьләрен елга бер тапкыр ТР Дәүләт Советына җиткерергә дигән карар кабул ителде.
Утырышта каралган чираттагы мәсьәлә инвестицияләргә бәйле иде һәм ТР икътисад министры Артем Здунов үз чыгышында ТРда инвестицияләр хакында закон үтәлеше, кече бизнеска кагылышлы закон проектын эшләүдә килеп чыккан проблемалар һәм аны камилләштерүгә кагылган мәсьәләр хакында сөйләде.
Икътисад министры китергән мәгълүматлар буенча, кече бизнес белән шөгыльләнүчеләр иң элек салымнар, финанс җитмәү, икътисади даимилек булмау, җитештерелгән товарны кулланучының икътисади хәле начар булу, торак - коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр үсү кебек проблемаларга тап була.
“ТР Икътисад министрлыгы исә эшкуарлыкны активлаштыру буенча эш алып бара. Беренче чиратта, кече бизнесны финанслау буенча программа эшләп килә. Федераль бюджеттан бу программаны гамәлгә кую өчен тагын да күбрәк акча бүлеп бирелгәнлектән, республика тарафыннан финанслау күләме дә артты. Кече бизнес вәкилләре субсидияләр алу мөмкинлегенә ия”, - диде Артем Здунов.
Комитет җитәкчесе илдә хәзер икътисади хәлнең җиңелләрдән булмавын, кече бизнес вәкилләре белән хезмәттәшлек иткәндә, 1998, 2008 елларда булган икътисади кризис тәҗрибәсенә таянып эшләргә өндәде һәм кече бизнес белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм итә торган закон проектлары өстендә киләчәктә дә эш алып барылачагы хакында искәртте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз