news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР парламентында РФ вузларының Болон процессына кушылу үзенчәлекләре турында фикерләштеләр
Яшьләр фикеренчә, хәзерге заман кешесе белем алу гына түгел, иҗтимагый эшләрдә дә актив катнашырга тиеш
Скопировать ссылку
(Казан, 30 март, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советында “Болон килешүен тормышка ашыруда студентлар һәм яшьләр оешмаларының роле” дигән темага “түгәрәк өстәл” утырышы узды. Анда РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты, Мәгариф буенча комитет әгъзасы Виктория Черкесова, Татарстан парламенты депутатлары – ТР Дәүләт Советы карамагындагы ТР Яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзалары Е.Ефимов, А.Исаева, Казан шәһәре югары уку йортлары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы министрлыклары вәкилләре катнашты.
Утырышта катнашучылар билгеләп үткәнчә, Болон килешүенең төп максаты – Европада югары белем бирүнең бердәм җирлеген булдыру. Бу, үз чиратында, бакалавриат һәм магистратурада белем алу системасын кертүне, укучыларның һәм укытучыларның аралашуын үстерүне, вузларда белем алу сыйфатын контрольдә тоту системасын булдыруны, институтлар арасында хезмәттәшлекне киңәйтүне күз алдында тота.
Хәзерге вакытта Болон процессы 46 илне берләштерә. Алар арасында Россия, Төркия, Финляндия, Әзербәйҗан, Грузия, Литва, Эстония кебек илләр бар.
2003 елның сентябрендә Россия Федерациясе Болон процессында катнашучы илләрнең Берлинда узган конференциясендә Болон декларациясенә кул куеп, 2010 елга кадәр әлеге процессның төп принципларын тормышка ашырырга вәгъдә биргән иде.
Бүгенге утырышта Казан дәүләт университеты, Казан дәүләт технология университеты, Казан дәүләт техник университеты, Казан дәүләт медицина университеты, ТР Президенты карамагындагы Дәүләт һәм муниципаль академиясе һәм башка вуз студентлары Болон процессының Россия уку йортларына йогынтысы турында фикер алышты.
ТР Президенты карамагындагы Дәүләт һәм муниципаль академиясе студентлары советы рәисе урынбасары Арсений Карякин сүзләренчә, Россия вузларының бер өлеше Болон процессына кушылган, әмма Россия җирлегенә яраклаштырылган зачет берәмлекләре системасы тирәсендә сөйләшүләр дәвам итә. Яшьләр фикеренчә, хәзерге заман кешесе белем алу гына түгел, иҗтимагый эшләрдә дә актив катнашырга тиеш, чөнки бу аның фикер йөртүен киңәйтә. Ә иҗтимагый эшчәнлек алып бару, үз чиратында, лекцияләр, семинарларны калдыруга сәбәп була, нәтиҗәдә активистлар зачет-имтиханнарга кертелми яисә сынауларда түбән балл алуга сәбәп була.
Икътисад, идарә һәм хокук институтының беренче проректоры Лилиана Гайнуллина сүзләренә караганда, балл-рейтинг системасы Болон процессы стандартларына якынаю өчен кирәк. “Без иҗтимагый эшләрдә катнашучыларны аңларга тырышабыз, аларны имтихан-зачетларга да кертәбез. Ә инде нинди билге алулары студентларның үзләреннән тора. Бу алымны, вузларның нинди юнәлештә булуына карап, тәкъдим итәргә була. Вуз җитәкчелеге әлеге мәсьәләне үзе хәл итәргә тиеш. Без иҗтимагый эшләрдә катнашучыларны гына түгел, укып та, эшләп тә йөргән студентларны да онытмаска тиешбез”, - диде проректор.
ТР Иҗтимагый палатасының Мәгариф, мәдәният һәм патриотик тәрбия комиссиясе рәисе Анна Синеглазова фикеренчә, күчеш вакытында студентларга булышлык күрсәтү зарур. Бу нисбәттән утырышта катнашучылар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына ТР Студентлар лигасы белән берлектә балл-рейтинг системасын эшләгәндә иҗтимагый эшләрдә катнашу мөмкинлекләрен исәпкә алырга киңәш итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2