news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР парламентында муниципаль сайлау бюллетеньнәренә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе турында сүз булды

Бүген партияләрнең күптөрлелеген күздә тотканда, аларның кайсына булса да өстенлек бирү зарур, ди Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе

(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин матбугат конференциясендә журналистларга муниципаль сайлауларда бюллетеньнәргә “барысына да каршы” графасын кертү турында закон кабул итүгә карата үз мөнәсәбәтен белдерде.

“Моны үзенә күрә вәзгыятьне какшатырга омтылу кебек дип тә әйтеп булыр иде. Без бу тотрыксызландыруга китерер дип курыкмыйбыз, тик әгәр без хокукый демократик дәүләткә омтылабыз икән, нинди дә булса юнәлешкә өстенлек бирергә, тәгаен фикергә ия булырга тиешбез”, - диде Альберт Хәбибуллин һәм “барысына да каршы” графасына тискәре карашта булуын ассызыклады. Аның фикеренчә, бүгенге көндә партияләрнең күптөрлелеген күздә тотканда, аларның берсе яклы да булмау аңлашылмый.

Искәретеп узабыз, 2006 нчы елда “барысына да каршы” графасы Россиядә барлык дәрәҗәдәге сайлауларда рәсми төстә гамәлдән чыгарылган иде. Агымдагы 2014 нче елның җәендә ул муниципаль сайлау бюллетеньнәренә кайтарылган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot