Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР парламентына депутатлар сайлау кампаниясе барышында инде 118 мең тирәсе сайлаучы алдан тавыш биргән – ТР ҮСК рәисе Әгъзам Гобәйдуллин
Сайлауга әзерлек һәм аны үткәрү чыгымнарына ТР бюджетыннан 207 млн. сум бирелгән, шуңа өстәп, кандидатларның үз фондында 57 млн. сум бар
(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). V чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатларны алдан сайлау мөмкинлегеннән файдаланып, хәзерге вакытта 118 мең тирәсе сайлаучы тавыш биргән. Башта территориаль сайлау комиссияләрендә генә алдан тавыш биреп булса, 10 сентябрьдән участок сайлау комиссияләре дә эшли башлагач, мисалга, кичә 58 мең тирәсе кеше конституцион хокукын файдаланып, алдан тавыш биргән. Шул рәвешле, республикада сайлаучыларның 4 проценты инде сайлауда катнашкан, 14 сентябрьгә кадәр бу сан 10 процентка җитәр дип фаразлана. Әгәр сайлаучыларның 10-15 проценты гына алдан тавыш бирсә дә, – бу объектив саннар.
Бүген “Татар-информ” агентлыгы пресс-холлында күп санлы журналистларны җыйган һәм әлеге мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский алып барган матбугат конференциясендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин шундый белешмә бирде. Очрашуда ул шушы сайлауга әзерлек эшләре, сайлау кампаниясе үзенчәлекләре, яңалыклары турында шәрехләмә бирде. Ә.Гобәйдуллин сүзләренчә, депутатлар сайлауга республикада һәрвакыт кызыксыну зур булды, кешеләр сайлауда теләп катнаша, моңа кадәр уздырылганнарында да республика тавыш бирүчеләр саны буенча алдынгы позицияләрдә торды: сайлауга хокуклыларның 60-70 проценты үзенең фикерен белдерде. Ә инде кичә шуның кадәр күп кеше тавыш бирүе авыл җирләрендә ял көнне халыкның бәрәңге алуы, шуңа сайлау эшләрен алдан башкарып кую ниятеннән, дип аңлатты. Аерым районнарда 8-10 процент сайлаучы тавыш биргәнлеге билгеле, Әлмәт, Зәй, Түбән Кама, Лаеш, Биектауда, мәсәлән. “Моның кадәр күп кешенең хәтта алдан килеп тавыш бирүе урыннарда агитация-аңлату эшләре әйбәт алып баруга бәйле”, - ди Ә.Гобәйдуллин бу уңайдан. Ник дигәндә, Россиядә сайлаучыларның нибары 30-50 проценты гына тавыш биргән төбәкләре дә бар, бу юлы исә 30 төбәктә губернатор, 14ендә закон чыгару органы сайлана, шулай ук муниципаль дәрәҗәдәге сайлаулар үткәрелә. Ничек кенә булмасын, Татарстан бу юлы да үзенең алдынгы позициясен бирмәскә тиеш, дип карала.
“Татар-информ” журналистының сайлауга әзерлек һәм аны үткәрүгә каралган сумма, ягъни сайлау кампаниясенең финанслау күләме белән кызыксынуына, ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, ТР бюджетыннан шуңа 207 млн. сум (бу сумманың 70 проценты сайлау комиссияләренә хезмәт хакына тотыла) бүлеп бирелде, шуңа өстәп, кандидатларның үз фондында акча бар – 57 млн. сум, диде. Соңыннан ачыкланганча, хәзергә “Бердәм Россия”/”Единая Россия” партиясе 30 млн. сум акчасын (бу рөхсәт ителгән максималь сумма санала) шушы максатларга сарыф иткән булып чыкты, “Гадел Россия”/”Справедливая Россия” – 5 млн., КПРФ – 3 млн. сум, ЛДПР – 2 млн., “Яблоко” – 900 мең сум һ.б. Җыеп кына әйткәндә, Татарстанда уртача 1 сайлаучыга киткән акча 70 сум исәпләнә, РФ буенча – 90 сум.
Хәзерге вакытта ТР парламентына депутатлыкка 400 тирәсе кандидат (алар әле артып, әле кимеп тора) булып, кайсылары сайланасы, ягъни V чакырылыш ТР Дәүләт Советын формалаштырасы турында беренче нәтиҗәләр 15 сентябрь иртән сәгать 7-8ләр тирәсендә билгеле була, ә инде тәгаенләнгән белешмәләр сайлаудан соң 7 көн эчендә игълан ителергә тиеш. Һәрхәлдә, ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин шулай дип ышандыра.
Сөйләшүдә шулай ук ТР буенча ЭЭМның җәмәгать тәртибесагын оештыру һәм ТР башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары белән багланышлар идарәсе башлыгы Рамил Нугуманов, РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе җитәкчесе урынбасары Максим Трущин катнашып, сайлаучылар һәм сайлау участокларында эшләүчеләр, сайлау документлары иминлеге тәэмин ителеше турында сорауларга җавап биреп, хезмәтләренең сайлау кампаниясенә бәйле үзенчәлекләре турында сөйләде.
Матбугат конференциясендә барган сөйләшүнең биредә Интернет-версиясе белән танышу мөмкинлеге бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз