news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
ТР парламенты матбугат үзәге бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе булды
Конкурска Россия Федерациясенең 24 төбәгеннән 66 проект һәм иннновацияләр тәкъдим ителгән
Скопировать ссылку
(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). ТР Дәүләт Советының матбугат үзәге Федерация Советы тарафыннан Хакимиятнең закон чыгару һәм башкарма органнары матбугат хезмәтләре арасында иң яхшы мәгълүмати проектны ачыклау өчен үткәрелгән бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе булды. Бу хакта ТР парламентының матбугат үзәге хәбәр итә.
Конкурска Россия Федерациясенең 24 төбәгеннән 66 проект һәм иннновацияләр тәкъдим ителгән. Бәйге комиссиясенә Татарстан парламенты “Татарстан Республикасы Дәүләт Советы мисалында журналистларның эшен оештыруның яңа техник мөмкинлекләре” проектын тәкъдим иткән.
Проект Федерация Советында “Дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегенең ачыклыгы: проблемалар һәм аларны чишү юллары” дип аталган халыкара семинар вакытында тәкъдим ителде. Жюри әгъзалары республика парламентының массакүләм мәгълүмат чаралары белән нәтиҗәле элемтәләрне үстерү һәм дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегенең ачыклыгын арттыру буенча тәҗрибәсен югары бәяләгән. Конкурс нәтиҗәләре буенча Федерация Советы рәисе Сергей Миронов ТР Дәүләт Советы матбугат үзәгенә җиңүче дипломын тыпшырган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot