Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин белән очрашты
Очрашу Татарстан Дәүләт Советы Рәисе инициативасы белән оештырылды
(Казан, 12 май, “Татар-информ”). Бүген ТР парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Мәскәүдә. Анда ул РФ Дәүләт Думасы җитәкчесе Сергей Нарышкин белән очрашты. Очрашу Татарстан Дәүләт Советы Рәисе инициативасы белән оештырылды.
Парламент вәкилләре федераль закон чыгаруны камилләштерүгә бәйле күп кенә мәсьәләләрне карады, шул исәптән сайлау хакындагы законнарны да. Төгәлрәк алганда, “Россия Федерациясендә җирле үзидарәләрне оештыруның гомуми принциплары хакында” федераль законга кертелгән үзгәрешләр хакында сүз булды, муниципаль берәмлек җитәкчеләрен сайлап кую формасы сизелерлек яңартылган иде.
Эшлекле очрашу барышында Кытай Халык Республикасының (КНР) Бөтенкытай халык вәкилләре җыены даими комитеты Рәисе Чж. Дэцзян җитәкчелегендәге делегациянең Татарстанга килүе буенча консультация булды. Делегация республикага июнь башында килергә планлаштыра. Аларны Россиягә РФ Федераль Җыены Федерация советы Рәисе Валентина Матвеенко һәм РФ ФЬ Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин чакырган.
Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты көннәрендә Сергей Нарышкинны Казанга чакырды, дип хәбәр итә парламентның җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.
Фотосурәт duma.gov.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз