news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Парламенты депутаты Фәрит Мифтахов баласы инвалид булган аналар мәнфәгатьләрен өйрәнде

Хакимиятләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм инвалид балалы аналарны ул бергә җыйды

(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Инвалид балаларын тәрбияләп үстерүче аналарны җыеп хөрмәтләү, аларны борчыган проблемаларны якыннан белешеп, ярдәм итәр өчен нәрсә эшләргә кирәклеген өйрәнү, инвалидлар проблемаларын хәл итүдә тәҗрибәлеләр белән үзара киңәшләшә алсыннар өчен мөмкинлек булдыру йөзеннән, бүген Казанның “Арена” ресторанында үзенчәлекле чара уздырылды. ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан бүлеге җитәкчесе, “Болгар” милли хәйрия фонды идарәсе рәисе һәм хәйрия эшләре буенча “Алтын йөрәкле кеше” титулына ия Фәрит Мифтахов оештырган әлеге чарага чакырылганнар арасында ТР Дәүләт Советы депутаты, Казанның Мәскәү, Киров районнары хакимиятләре, социаль тэмин итү үзәге вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, гомумән, инвалидлар мәсьәләләрен якыннан белгән, араларында үзләре дә сәламәтлеккә тиенә алмаган балалары булган аналар, аларның тормыш авырлыкларын җиңеләйтергә омтылган кешеләр бар.

 

Фәрит әфәнде Мифтахов сүзләренчә, инвалид балалары булган гаиләләрдән, закон чыгару органнарында эшләүчеләр колагына җиткерү өчен, конкрет тәкъдимнәр кирәк. Шушы мәсьәләне күздә тотып, күптән түгел билгеләнгән Әниләр һәм Инвалидлар ун көнлеге һәм якынлашып килгән Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан, формаль булмаган мохиттә әниләр һәм җитәкче даирәләрне таныштыру-дуслаштыру, баласына “бәйләнгән” аналарны бер-берсе белән очраштыру бу мәсьәләгә ярашлы тоелган. Хәер, очрашуда катнашучылар үзләре үк уртак табын артында көн кадагындагы уртак мәсьәләләрне күтәреп, алардан чыгу мөмкинлеге эзләргә омтылуы, гозерләрен тыңлавы өчен генә дә Парламент депутатына мең рәхмәтле.

 

Тәкъдимнәр исә төрле, мәсәлән, Киров районы түбәндәгеләрне күрсәткән: райондагы инвалид балалар “Восхождение” һәм Юдино һәм Залесный бистәләрендә гомер итүче авыру балалар “Апрель” тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалана алсын өчен, шәһәр маршрутларында пандуслы автобуслар җибәртүне оештыру; социаль инфраструктура объектларының барысында да инвалидлар һәм хәрәкәт итүләре чикле булганнар тоткарлыксыз үтеп йөри асын өчен, төзелеш нормалары һәм тәләпләрен исәпкә алып, тиешле шартлар белән тәэмин итү; инвалидлар фатирларына үтеп керә алсын өчен керү урыннарын реконструкцияләү; инвалидлар яшәгән тирәдән ерак булмаган җирдә гаражлар һәм машина кую урыннары төзү максатында андый территорияләрне инвалидлар мөмкинлекләрен күздә тотып төзекләндерү; җәяүлеләрнең юл кичүен инвалидлар мәнфәгатьләрен исәпкә алып реконструкцияләү; инвалидларны тернәкләндерү максатында спорт клублары һәм кызыксыну өлкәләре буенча клублар оештыру; физик мөмкинлекләре чиклеләрнең мәдәни ялларын оештыру; предприятиеләрдә, инвалидларның физик мөмкинлекләре чикле булуын исәпкә алып, өстәмә эш урыннары булдыру һәм инвалидлар эшләгән предприятиеләргә салым салганда ташламалар ягыннан тәэмин итү һ.б. Татарстанда гемофилия белән авыручы 178 кеше исеменнән аларның иҗтимагый оешмасы җитәкчесе бергә җыелыр өчен офис, мондый авыруларга диңгез һавасы кирәк, димәк, санатор-курорт юлламалары бирелү зарур, дисә, инвалид бала аналары, андый авыру баласын карап-тәрбияләп торган аналарга шуның өчен хезмәт хакы түләнсен иде, еш кына психолог ярдәме кирәк, дип басым ясап әйтә.

 

Мәскәү районы хакимияте вәкиле, балалар бакчаларында инвалид балалар белән эшли торган аерым төркемнәр булдырылсын иде, дигән теләктә. Идел буе районы инвалидларның иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, көндез генә түгел, ә тәүлеккә, берничә көнгә инвалид баланы калдырып тору урыны – махсус үзәк булдыруны баласын ялгыз үстерүче әниләр өчен бик кирәкле дип саный, чөнки, әйтик, берничә көнгә стационарда дәвалану мөмкинлегеннән дә алар мәхрүм. Фәрит Мифтахов фикеренчә, андый үзәк оештыруга шәхси затларны җәлеп итү мөмкинлеген карарга була, инвалид балаларга компьютер технологияләрен үзләштерү исә бүген сулар һава кебек кирәк. Әлеге очрашуда катнашкан ТР Студентлар лигасы җитәкчесе, узган өченче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Бохараев, бу эшкә волонтер студентларны, бигрәк тә медицина уку йортлары студентларын җәлеп итәргә, яшьләр белән, мәсәлән, коляскага мохтаҗлар өчен акча җыю, башка төр ярдәм оештырырга мөмкин, дип саный.

 

Үзара әңгәмәләшү барышында гамәлдәге законнарны ни рәвешле “эшләвенә” ирешү юллары, законнарга таянып, инвалидлар мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү мөмкинлекләре буенча тәҗрибә уртаклашу, теге яки бу мәсьәләдә кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сүз булды, башка күптөрле мәсьәләләргә кагылышлы проблемалар кузгатылды. Кичә Казанның Икътисад, идарә һәм хокук институты студентлары, очрашуга чакырылган кунаклар башкарган җырлар белән үрелеп барды. Соңыннан тантананы оештыручы үзе дә җырлары белән әниләрнең күңел кылларын чиертеп алды, башкарган җырлары арасында көен үзе иҗат иткәне дә бар иде хәтта. Бергәләп ярдәмләшеп эшләр һәм үзара аралашыр өчен мондый очрашуларны кимендә 2-3 айга бер оештыру, клуб формалаштыру кирәк икән, чөнки сәламәт булмаган бала аналарына проблемаларын аерым-аерым хәл итү читенрәк, ә дәүләтнең ярдәме бик чикле, әмма җәмгыять аларга булыша ала, дигән фикердә ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов.  

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100