news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР парламенты депутатлары бишенче утырышка җыела

Көн тәртибенә 50 дән артык мәсьәлә чыгару ниятләнә

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”). Иртәгә иртәнге 10 да V чакырылыш Дәүләт Советының бишенче утырышы үткәреләчәк. Анда 50дән артык мәсьәлә карау ниятләнә. Шул исәптән − 15 республика һәм 33 федераль закон проекты һәм РФ субъектларының закон чыгару инициативалары. ТР законнары проектларының 8е икенче укылышка әзерләнгән, 7сен беренче укылышта карау планлаштырыла.

Сессия утырышында депутатлар ТР буенча эчке эшләр министрының 2014 ел нәтиҗәләре буенча республикада җинаятьчелек һәм хокук тәртибе торышы турындагы хисабын тыңлаячак. Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтленең кеше һәм гражданның хокуклары һәм ирекләре үтәлеше турындагы доклады белән чыгыш ясавы көтелә. Депутатлар стратегик планлаштыру турында, алкоголь продукциясен сату вакытын, урынын һәм шартларын өстәмә чикләүләр турында закон проектларын, ТР Экология кодексына үзгәрешләр кертү турындагы һәм башка ТР законнары проектларын караячак. Шулай ук көн тәртибендә ТР Хисап палатасына йөкләмәләр турындагы сорау бар. Республика бюджеты хакындагы законга хөкүмәт тәкъдим иткән үзгәрешләр дә беренче укылышка чыгарыла.

13 февраль көнне узган президиум утырышында КПРФ депутаты Хафиз Миргалимов, көн үзәгенә куелган мәсьәләләргә өстәп, Казан шәһәре Башкарма комитетының җылылык өчен түләүгә яңадан өстәп исәпләнүнең сәбәпләре турында мәгълүматын тыңларга тәкъдим иткән иде. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу тәкъдимне хуплавын белдерде. “Халыкка ни өчен мондый хәл туганын аңлатырга кирәк. Социаль челтәрләрдә Казан хакимиятенә, Хөкүмәткә карата шикаятьләр, гаепләүләр бик күп, шуңа күрә җылылык өчен 326 млн сум бурыч каян килеп чыкканын аныкларга кирәк”, - дип белдерде парламент рәисе.

Утырышта каралачак мәсьәләләр арасында ТРның “Социаль файдаланыштагы торак фондының торак бүлмәләрен найм килешүе буенча торак итеп алуга гражданнарның хокукларын гамәлгә ашыру турында”гы 40-5 нче номерлы закон проекты, “РФ Торак Кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы 685107 нче федераль закон проекты (ул капиталь төзекләндерү чыгымнарын һәм банк исәпләгән процентларның кая юнәлтергә икәнен аныклауга корыла), ТРның “Физик культура һәм спорт турында”гы законына үзгәрешләр кертү турында” гы закон проекты һ.б. бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100