news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР парламенты башлыгы Татарстан яшьләренә паспорт тапшыра

Быел парламент җитәкчесе кулыннан 24 укучы паспорт ала

  (Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). 5 ноябрьдә ТР Дәүләт Советында ТР Конституциясе көненә багышланган “Мин – Россия гражданы” дигән тантаналы акция уздырыла. Яшь гражданнарга паспортны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшыра.

Укучылар өчен республика парламенты буенча экскурсия үткәрелә, яшьләр “Россия паспорты тарихыннан” дип аталган электрон презентация белән таныштырыла.

Республика парламентында тантаналы чара “Минем паспорт – мин граждан!” гомумроссия акциясе белән туры килде. Агымдагы елның 10 апреленнән 10 маена кадәр ул республика мәктәпләрендә үткәрелде. Чара кысаларында булган ачык дәресләрдә РФ миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре балаларга паспорт тарихы турында сөйләделәр, төп документны алу, аны саклау һәм пөхтә куллану тәртипләрен аңлаттылар, викторина, диалоглар үткәрделәр, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Быел парламент җитәкчесе кулыннан республиканың 17 муниципаль районыннан һәм Казанның 7 районыннан 24 укучы кабул итеп ала. Республика Конституция көне алдыннан Дәүләт Советында Россия гражданнарына паспорт тапшыру традициясе киләчәктә дә дәвам иттереләчәк, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

news_right_1
news_right_2
news_bot