news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР парламенты башлыгы Санкт-Петербургта “Тормыш куркынычсызлыгы бәрабәренә юлларда куркынычсызлык” конгрессы пленар утырышында катнашты

V конгресс юллардагы куркынычның төп төркеменә керүче яшьләр проблемаларына багышланган иде

 (Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургта узган “Тормыш куркынычсызлыгы бәрабәренә юлларда куркынычсызлык” V Халыкара конгрессының пленар утырышында катнашты. V конгресс юллардагы куркынычның төп төркеменә керүче яшьләр проблемаларына багышланган иде. Дөнья статистикасына күз салсаң, юл-транспорт һәлакәтләрендә нигездә нәкъ менә яшьләр үлә.

Пленар утырышны ачып, конгрессның оештыру комитеты башлыгы, РФ Федераль Җыенының Федерация Советы Рәисе, Парламентара БДБ  дәүләтләре ассамблеясы советы рәисе Валентина Матвиенко 2015 елда Парламентара БДБ  дәүләтләре ассамблеясы юл хәрәкәте курыкынчысзлыгы буенча модельле закон тәкъдим итәчәген белдерде. "Модельле законнар милли парламентлар тарафыннан актив кулланыла һәм, шул рәвешле, БДБ илләре законнарын гармонизациялиләр. Бу бик тә мөһим, чөнки без икътисади, транспорт, гуманитар өлкәләр буенча бердәм киңлектә яшибез", - диде Валентина Матвиенко. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта БДБ илләрезаконнар җыелмасын синхронлаштыру максатларында, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча модельле закон эшләнә. БДБ илләренең Парламентара ассамблеясе эксперт төркеме законны 2015 елның беренче яртысыннан да соңга калмый эшләп бетерергә тиеш, дип аныклап үтте ул.

Пленар утырышта РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова, РФ транспорт министры Максим Соколов, РФ эчке эшләр министры урынбасары Виктор Кирьянов, РФ фән һәм мәгариф министры урынбасары Александр Климов чыгыш ясады.

Виктор Кирьянов билгеләп үткәнчә, конгрессның күргәзмә форматы нәтиҗәле аралашып калырга гына түгел, модернизацияләштерүнең реаль перспективаларын да бәяләү мөмкинлеген бирә. "Биредә дистәләгән технологик яңалыклар тәкъдим ителгән. Бу техникада киләчәк, ә хәзер үк без аның ничек эшләячәген карый алабыз", - диде ул.

Кичектергесез балалар хирургиясе һәм травматологиясе фәнни-тикшеренү институты директоры Леонид Рошаль чыгыш ясады. Аның фикеренчә, юл полициясе постлары кимү, һәлакәт булган урынга беренче килеп җиткән ЮХИДИ хезмәткәрләренең беренче ярдәм күрсәтә белмәве үлүчеләр саны күп булуга китерә, шул исәптән балалар арасында да.

Чыгыш ясаучылар сүзләренчә, конгрессның актуальлеге, иң беренче чиратта, күңелсез статистика белән аңлатыла: ел саен дөньяда юл-транспорт һәлакәтләрендә 1 миллион 300 мең кеше үлә, 50 миллион кеше җәрәхәтләнә, имгәнә.

Татарстанга килгәндә исә, ТР буенча ЮХИДИ идарәсе мәгълүматлары буенча, 2010-2014 еллардагы һәлакәтләрне анализлау 18 дән 25 яшькәчә кешеләр гаебе белән килеп чыккан аварияләр саны югары саклануны күрсәткән, ә иң җитди хокук бозулар арасында - машина йөртүченең тизлекне арттыруы һәм транспорт белән исерек хәлдә идарә итү.  Моңа бәйле рәвештә, Дәүләт автомобиль инспекциясе законнарны камилләштерүне, шул исәптән каршы як полосага чыккан өчен җәзаны катгыйландыруны яклый.

Хәзерге вакытта республикада "2020 елга кадәр юлларда тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү концепциясе" тормышка ашырыла, ул халыкның бөтен яшь төркеменә кагыла 2011 елдан башлап, Казанда 16 ноябрьдә юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне үткәрелә, анда 8 меңгә якын студент катнаша.

 РФ Федераль Җыенының Федерация Советы һәм Парламентара БДБ  дәүләтләре ассамблеясы РФ Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә оештырган конгресс Санкт-Петербургта 25-26 сентябрь көннәрендә узды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

Фотосурәт http://gossov.tatarstan.ru сайтыннан алынды.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100