Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР парламентның берничә комитеты каршында комиссияләр булдырылачак, конституцион судья сайланачак
Алдагы сессиягә 29 мәсьәлә тәкъдим ителә
(Казан, 16 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген Татарстан парламенты Президиумының чираттагы утырышы узды. Утырышта төп 5 мәсьәлә каралды. Чарада катнашучыларны сессия каравына тәкъдим ителә торган көн тәртибе белән Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина таныштырды.
Утырышта хәбәр ителгәнчә, парламентның киләсе сессиясе, төгәлрәге, ноябрь аенда узган сессиянең дәвамы 24 декабрьгә билгеләнгән. Анда, узган утырылышта карап бетерелмәгән мәсьәләләрдән тыш, өстәмә 29 мәсьәлә карау ниятләнә. Алар арасында җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсе, "Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен саклауда гражданнарның катнашуы” ТР закон проекты, “Акланган сәяси репрессияләр корбаннарының хокукларын торгызу республика комиссиясе” карарына үзгәрешләр кертү, "Татарстан Республикасының 2014 елга һәм 2015, 2016 еллардагы планлы чорга бюджеты" Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү", муниципаль районнарның чикләрен билгеләү, сүз иреге һәм дини оешмалар законына үзгәрешләр кертү, ТРның Экология кодексына үзгәрешләр кертү һ.б. закон проектлары бар.
Лилия Маврина 24 декабрьдә булачак утырышта катнашучылар белән дә таныштырды. Закон нигезендә, парламентта тәкъдим ителмәгән сәяси партияләр вәкилләре, ким дигәндә, елга бер тапкыр парламент утырышында катнашырга тиеш. Шуның нигезендә, ТР Дәүләт Советының киләсе атнага планлаштырылган утырышында шундый партия вәкилләре дә чакырылачак. Алар "Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру" закон проекты буенча фикер алышуда актив катнашыр дип көтелә.
ТР парламенты Рәисе урынбасары Римма Ратникова ТР Дәүләт Советында кабул ителәчәк законнар киләчәктә электрон вариантта булачагын хәбәр итте. Бу, беренче чиратта, хөкүмәт тарафыннан чыгарыла торган басмаларның эшен җиңеләйтү, аларда бары гражданнар өчен аеруча әһәмияткә ия законнарны гына бастыру максатыннан эшләнелә. Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да бу фикерне хуплады. " Законнарны газеталарда бастыру өчен 28 миллион сум күләмендә акча сарыф ителә. Электрон вариантка күчү бик җайлы булачак", - диде ул.
Президиум утырышында кабель телевидениесе һәм төбәкләрдәге телеканалларны саклап калу мәсьәләсендә сүз булды. Парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев бу мәсьәлә буенча мөрәҗәгать әзерләнүен хәбәр итте. Парламент җитәкчесе исә, аның үтемле һәм нәтиҗәле булырга тиешлеген, мөрәҗәгатьне кемгә әзерләргә икәнен ныклап уйларга кирәклеген һәм парламентның киләсе утырышына кадәр өлгертү мөһимлеген ассызыклады.
Киләсе сессиядә конституцион судья сайланачагы, парламентның берничә комитеты каршында комиссияләр булдырылачагы да билгеле булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз