news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР парламентарийлары ТР Дәүләт Советы һәм комитетлар турында закон проектларын кабул итте

“ТР Дәүләт Советы комитетлары турында” ТР Законының 5 статьясына үзгәреш кертү турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде

(Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының алтынчы утырышында катнашучы депутатлар “Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетлары турында” ТР Законының 5 статьясына үзгәреш кертү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте. Әлеге закон проектын эшләүчеләр законның 5 статьясының икенче өлешен көчен югалткан дип санарга тәкъдим итә. Бу өлеш Дәүләт Советы Президиумының парламент комитетлары эшчәнлеген контрольдә тоту буенча вәкаләтләрен билгели. Ягъни закон проектларын һәм башка актларны җаваплы комитетларга алдан яки өстәмә карау өчен җибәрү, шулай ук комитетларның закон проектлары буенча заключениеләр һәм тәкъдимнәрен тыңлауны күз алдында тота.

ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина сүзләренчә, әлеге нигезнамәләр Президиум эшчәнлеген чикли. Моннан тыш, закон проектларын җаваплы комитетларга алдан карау өчен Президиум аша җибәрү процедурасы закон проектының парламенттагы динамик әйләнешенә комачаулый. Шул ук вакытта Президиум тарафыннан комитетлар эшчәнлеген координацияләү формалары ТР Дәүләт Советы Регламенты предметы булып тора. Хәзерге вакытта парламент ТР Дәүләт Советы Регламентына үзгәрешләр кертү турындагы карар проектын карый, анда алда әйтеп киткән проблемалар хәл ителә. Шуңа күрә законның 5 статьясының икенче өлешен көчен югалткан дип санарга тәкъдим ителә.

Бүген депутатлар шулай ук “Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын карап тикшерде. Беренче укылышта кабул ителгән закон проекты депутат статусын көйли торган нормаларны камилләштерү һәм республика актларын федераль законнарга тәңгәлләштерү максатында эшләнгән. Мәсәлән, закон проектының 4 һәм 6 нчы статьяларында депутат эшчәнлеге белән бәйле чикләүләр турындагы нормаларны һәм ТР Дәүләт Советы депутаты вәкаләтләрен төгәлләү тәртибен ачыкларга тәкъдим ителә. Үзгәрешләр шулай ук ТР Дәүләт Советына партия исемлеге буенча сайланган депутатның фракциядән чыгу мөмкинлеген чикләүгә, депутатның үз компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча төрле органнарга һәм вазыфаи затларга запрослар ясау хокукына, депутатның вазыфаи затлар тарафыннан кабул ителү мәсьәләренә һ.б. кагыла.

Утырышта катнашучылар “Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары турында” ТР Законының 20 һәм 21 статьяларының көчен югалткан дип тану турында” ТР законы проектын да беренче укылышта кабул итте. Әлеге закон проекты ТР Прокуроры протестына бәйле рәвештә әзерләнгән.

“Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында”гы Федераль закон нигезендә, РФ субъектларының дәүләт вазыйфаларын биләүче затларга (РФ субъекты закон чыгару (вәкиллекле) органы депутатларыннан һәм җәмәгать судьяларыннан кала) Россия Федерациясе Хөкүмәте әгъзалары өчен каралган чикләүләр куела.

Ә “Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфалары турында” ТР Законының 9 статьясы биләгән вазыйфа буенча вәкаләтләрне тормышка ашыру белән бәйле чикләүләр федераль законнар белән карала дип күрсәтә. Шулай итеп, чикләүләр, керемнәр һәм милек турындагы мәгълүматларны бирү турындагы нигезнамәләр “Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфалары турында” ТР Законы белән көйләнә, ә “Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары турында” ТР Законы нормалары аның нигезнамәләренә туры килми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100