news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР парламентарийлары мәгарифне үстерү стратегиясен гамәлгә ашыруда катнашырга тиеш

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шундый бурыч куйды

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). ТР парламентарийлары мәгарифне үстерү буенча “Киләчәк” президент стратегиясен гамәлгә ашыруда, шулай ук ТРда Укытучы елы кысаларында үткәрелә торган чараларда катнашырга тиеш. Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин атна саен үткәрелә торган киңәшмәдә шундый бурыч куйды.
Киңәшмәдә Дәүләт Советы Рәисенең урынбасарлары, парламент секретаре, комитет рәисләре һәм ТР Дәүләт Советы Аппаратының идарә җитәкчеләре катнашты.
Искә төшереп үтәбез, ТР Президенты Минтимер Шәймиев Татарстанда Укытучы елы үткәрүгә рәсми старт бирде. Бу ел тармак проблемаларын, шул ук исәптә 2010–2015 елларда мәгариф үсеше стратегиясен гамәлгә ашыру юлларын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип ассызыклады республика Илбашы.
Бүген Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин комитет рәисләре һәм ТР Дәүләт Советы Аппаратының идарә җитәкчеләренә ТРда Укытучы көне старт алу белән бәйле йөкләмәләр бирде. “Депутатлар авылларга барганда бер генә мәктәпкә дә кермичә китәргә тиеш түгел, - дип ассызыклады Ф.Мөхәммәтшин. – Шефлыктагы мәгариф учреждениеләре белән эшләүне көчәйтергә кирәк”.
Аның сүзләренчә, президент стратегиясен гамәлгә ашыруда хакимиятнең закон һәм башкарма тармакларында координацияле эшләве зарур. “Укытучы статусы буенча безнең җәмгыятьтә тиешле урынын алырга тиеш, дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. – Без укытучылардан башка заманча һәм көндәшлелеккә сәләтле укучылар әзерли алмыйбыз, ә алардан башка республиканың киләчәк үсешен һәм җәмгыять тормышының тармакларын модернизацияләүне күз алдына китереп булмый”.
Дәүләт Советы Рәисе мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитет алдына “Киләчәк” мәгарифне үстерү стратегиясен законнар белән тәэмин итү һәм ТРда Укытучы елы кысаларында чаралар программасын эшләү бурычын куйды.
Моннан тыш, киңәшмәдә Татарстан парламенты җитәкчесе агымдагы закон эшләре, шулай ук ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышына әзерләнү буенча йөкләмәләр билгеләде, - дип хәбәр итә республика парламентының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100