news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР ның РФ дәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Татарстан белән Джибути арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Мәскәүдә Татарстанның тулы вәкаләтле вәкиллегендә Джибути Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе булды

  (Мәскәү, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР ның РФ дәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Джибути Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Мөхәммәт Али Камил белән очрашты.

Очрашу илче инициативасы буенча ТР ның РФ дәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә узды. Анда ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Илчелек киңәшчесе Харби Сәет Мусса, Тулы вәкаләтле вәкиллекнең икътисад, инновацион һәм инвестицион эшчәнлекне тәэмин итү секторы мөдире Фәннур Гарифуллин катнашты, дип хәбәр итә ТР ның РФ дәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.

Яклар төрле юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итү турында фикер алыштылар. Джибути белән Татарстан арасында мәгариф, туризм һәм медицина өлкәсендә элемтә салу мөмкин. Кунаклар шулай ук “КАМАЗ” ААҖ продукциясе белән дә кызыксынуларын белдерделәр.

Джибути Республикасы Татарстанның медицина, технология һәм нефть вузларына үз студентларын укырга җибәрергә тели, дип белдерде илче әфәнде. Халкының 99 проценты традицион ислам тарафдары булган бу дәүләтнең 50 гә якын студенты Россиядә белем ала.

Мөхәммәт Али Камил Казанга эш сәфәреннән алган хис-кичерешләре белән уртаклашты. Сәфәр кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуын белдерде. Шулай ук илче әфәнде узган ел ахырында Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгында республика җитәкчелеге катнашында Татарстанны презентацияләүдә катнашты.

Равил Әхмәтшин Джибути илчесен дәүләт бизнесменнары һәм министрлык җитәкчеләре белән төбәкнең икътисади һәм инвестицион потенциалы, эре сәнәгать предприятиеләре, медицина үзәкләре һәм вузлары белән җентекләп танышу, сәүдә-икътисадый элемтәләр булдыру өчен Татарстанга чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot