news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР ны энергетика, биотехнологияләр, автокомпонентлар җитештерү, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә Финляндия белән хезмәттәшлек кызыксындыра

Бүген “Корстон”да Татарстан һәм Финляндия эшлекле даирә вәкилләре катнашында “Татарстан Республикасы - хезмәттәшлеккә чакыру” дигән очрашу узды

(Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Татарстанны энергетика, мәгълүмат һәм биотехнологияләр, автокомпонентлар җитештерү, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә Финляндия белән хезмәттәшлек кызыксындыра. ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Власов бүген “Корстон”да Финляндия һәм Татарстан эшлекле даирә вәкилләре очрашуында шулай дип белдерде. Очрашуның темасы да “Татарстан Республикасы - хезмәттәшлеккә чакыру” дип аталды.
Суоми иле эшмәкәрләре десантының быел Татарстанга бу икенче сәфәре. Февраль аенда республикада Тышкы сәүдә һәм үсеш министры Пааво Вяюрюнен җитәкчелегендә мәртәбәле делегация булып киткән иде. Ул чагында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда да, Казанда узган Татарстан-Финляндия эшлекле форумында да спорт инфраструктурасы объектлары төзелеше, урман хуҗалыгын заман технологияләренә нигезләнеп үстерү, инновация технологияләре кулланып әйләнә-тирәлекне, энергия ресурсларын саклау, автокомпонентлар җитештерү һ.б. өлкәләр Финляндия белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлекне үстерүнең перспектив юнәлешләре итеп күрсәтелде.
Фин бизнесменнарының Татарстанга хәзерге сәфәре тагын да масштаблырак. Ул Финляндия Президенты Тарья Халоненның Россиягә рәсми визиты кысаларында үтә. Финляндия белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләрдә икътисад мәсьәләләренә үзәк роль бирелгән. 2002-2008 елларда ике арадагы сәүдә әйләнеше күләме туктаусыз үсте. 2009 елгы кризис кына үсешкә тоткарылык ясады. Бүгенге көндә Финляндия импортында Россия беренче, ә экспортында өченче урын алып тора. Агымдагы елның гыйнвар-августында Россиядән Финляндиягә импорт күләме 5,4 млрд. евро, экспорт күләме 2,8 млрд. евро тәшкил иткән. Россиядә фин инвестицияләренең күләме 7 млрд. еврога бәяләнә.
Бүгенге очрашуда ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Власов билгеләп узганча, Суоми иле Татарстанның да мөһим стратегик партнерларының берсе. Татарстан белән Финляндия арадагы хезмәттәшлек 1999 елдан, ТР Президентының Суоми иленә рәсми сәфәреннән соң башланган иде. 2000 елның маеннан бирле сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча Татарстан-Финляндия эш төркеме дә эшләп килә. Соңгы елларда ике арада товар әйләнеше күләме өзлексез үсеш бирде. Дөрес, катлаулы шартларда узган 2009 ел моннан чыгарылма булып тора. Хәзер исә үсеш дәвам итә. Быелның беренче яртысында Татарстан белән Финляндия арасында товар әйләнеше күләме 153 млн. доллар тәшкил иткән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, үсеш 100 процентка якынлаша. Бүгенге көндә Татарстан территориясендә җиңел сәнәгать һәм төзелеш өлкәләренә караган ике Финляндия-Татарстан уртак предприятиесе эшләп килә. Финляндия тәҗрибәсен өйрәнеп республикада “Идея” технопаркына нигез салынды. Аның белән Лахти шәһәре технопаркы арасында хезмәттәшлек Меморандумы да имзаланды. Узган ел ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы Финляндия-Россия сәүдә палаталары белән берлектә республикада ике фин сәүдә-икътисади миссиясен оештырды. Саный китсәң, хезмәттәшлек мисаллары бихисап. Хәзер хезмәттәшлекне яңа дәрәҗәгә чыгарыга кирәк.
“Быел февральдә фин эшмәкәрләре делегациясенең республикага сәфәре хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен үстерүдә мөһим этап булды”,-дип ассызыклады Олег Власов. Министр урынбасары белдерүенчә, Татарстан өчен бүгенге көндә фин компанияләренең сәнәгатьтә, торак-коммуналь хуҗалыгында энергия нәтиҗәлелеге технологияләрен куллану тәҗрибәсен өйрәнү дә бик мөһим. “Rautaruukki Oyj” компаниясе президенты, Финляндия сәнәгате конфедерациясе рәисе Сакари Тамминен фин компанияләренең Россиядәге эшчәнлеге Мәскәү, Санкт-Петербург белән генә чикләнмәвен искәртеп, Татарстан белән ике арадагы хезмәттәшлекнең дистә елдан артык вакыт эчендә сизелерлек үсүен ассызыклады. “Биредә фин компанияләренә булган ышанычны бик югары бәялибез”, -ди ул.
Татарстанның мөһим инфраструктура объектларын металл конструкцияләр белән тәэмин итүче “Rautaruukki Oyj” компаниясе җитәкчесе компаниянең Татарстанда алып барган бизнесыннан канәгать булуын җиткерде. Сакари Тамминен Татарстанда фин компанияләре кызыклы һәм уңышлы контрактларга өметләнерлек өлкәләр күп дип саный. Аның белдерүенчә, “КАМАЗ” заводлары белән хезмәттәшлек, Татарстанның нефть химиясе тармагын үстерүгә исәпләнгән озак вакытлы планын эшләүдә, төрле өлкәләрне модернизацияләүдә, шулай ук 2013 елгы Казан Универсиадасына бәйле спорт проектларында катнашуы – әнә шул перспективалар рәтендә. Ул шулай ук Суоми ягының ике арадагы сәүдә, икътисади һәм инвестицияләр өлкәсендәге хезмәттәшлекне үстерергә әзерлеген җиткерде. Татарстан ягы да ике ил компанияләре арасындагы хезмәттәшлек тирәнәйсен өчен барысын да эшләргә вәгъдә бирә.
Очрашуда кунакларга Татарстанның сәүдә-икътисади һәм инвестиция мөмкинлекләре, “Алабуга” МИЗ презентацияләнде. Бүгенге очрашуда Татарстан ягыннан министрлыклар-ведомстволар, “КАМАЗ”, “Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе”, “АлАЗ” ААҖ, “Водоканал” МУП, ТР Энергия саклау технологияләре үзәге, “Алабуга” МИЗ, “Ак Барс” холдинг компаниясе һ.б. җитәкчелеге катнашты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100