news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР ның 2013 елгы бюджет проектында дефицит күләме 500 млн. сумга арттырылган

ТР Дәүләт Советының тармак комитеты ТР ның 2013 елгы бюджет проектына төзәтмәләр кертте

  (Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Бүген ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты республика парламенты президиумына 2013 елгы һәм 2014-2015 еллар план чорына ТР бюджеты проектын Татарстан Дәүсовет утырышы көн үзәгенә кертергә тәкъдим итте. Документ икенче һәм өченче укылышта кабул итәргә тәкъдим ителде.
Комитет утырышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев катнашты. 

Бүген тармак комитеты әгъзалары икенче укылышка әзерләү процессында бюджет проектына тәкъдим ителгән төзәтмәләрне карадылар. Барлыгы 215 төзәтмә тәкъдим ителде, аларның 175 е – республика Хөкүмәтеннән, икесе – ТР Профсоюзлар берлеге федерациясе рәисе Татьяна Водопьяновадан, калганнары – КПРФ фракциясе әгъзаларыннан.
ТР Хөкүмәте белдергән төзәтмәләр турында ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин белдерде. Аның сүзләренә караганда, Министрлар Кабинеты тәкъдим иткән төзәтмәләрне 3 блокка бүлеп була. Беренчесе – федераль программаларны финанслау, шулай ук республика чаралары һәм программаларын үткәрү. Икенчесе - чыгымнарны бюджет классификациясе һәм бюджет акчаларын алучылар буенча билгеләү. Өченчесе – редакцион характердагы төзәтмәләр.
Төзәтмәләрне исәпкә алып, 2013 ел ТР бюджет кытлыгы беренче укылышта кабул ителгән закон проекты белән чагыштырганда, 500 миллионнан артык сумга арткан һәм 3 млрд. 175 млн. сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта фаразланган керем күләме үзгәрешсез калган – 128 млрд. 328 миллион сумнан артык.
КПРФ фракциясенең күпчелек төзәтмәләре кабул ителмәде. И.Халиков аларның бюджетның керем һәм чыгым маддәләрен арттыру турындагы тәкъдимнәрен шәрехләп, бюджет проекты аннан башка да гади түгел дип билгеләп үтте.
Тәкъдим ителгән төзәтмәләрнең берсе дәүләт һәм муниципаль күчемсез милкен файдалану керемнәрен арттыруга кагыла иде. ТР Премьер-министры сүзләренә караганда, бу тәкъдим урынлы, әмма Татарстанда дәүләт һәм муниципаль милек булып торган предприятиеләргә җитди социаль йөк төшә, аерым алганда, мисал өчен спорт объектларын карап тоту. И.Халиков фикеренә караганда, предприятие йөкләнешен киметү исәбенә бюджетның керем өлешен арттыру урынсыз, чөнки бу объектларны карап тоту буенча бюджет чыгымнарын арттыруга этәрәчәк.
ТР Хөкүмәт җитәкчесе республика бюджет проектына төзәтмәләр кертү буенча фикер алышуга нәтиҗә ясап: “Бюджетка кертелмәгән тәкъдимнәр дә, кагыйдә буларак, ел дәвамында программалар әзерләгәндә, бюджетның өстәмә керемнәре булганда хәл ителә. Бу тәкъдимнәр – ул гади бюджет мәсьәләләре генә түгел, ә республика Хөкүмәте өчен файдалы, алар безнең эшчәнлек векторын формалаштырырга ярдәм итә”, - дип ассызыклады.

news_right_1
news_right_2
news_bot