news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
ТР норматив хокукый акт проектларына карата коррупциягә каршы экспертиза нәтиҗәләре билгел
Былтыр 833 норматив хокукый акт проектына, аларның положениеләренә коррупциягә каршы экспертиза уздырылган, быел I кварталда - 237
Скопировать ссылку
(Казан, 9 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Юстиция министрлыгының закон проектлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Әлфия Кәримова Татарстан Республикасының норматив хокукый актларына һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрүнең торышы, шулай ук, экспертиза үткәрүдә яңа кагыйдәләр һәм методикалар кулланылуы, бу эшне яхшырту мәсьәләләрендә ачыклык кертте.
Аерым алганда, былтыр 833 норматив хокукый акт проектына, аларның положениеләренә коррупциягә каршы экспертиза уздырылган. Шулардан ТР Министрлар Кабинетының 639 карары проектының 17сендә, ТР Дәүләт Советының 162 закон проектының 4сендә коррупция китереп чыгару шартлары булдыруга этәргеч булуы ачыкланган, ТР Президентының 32 указында андый хилафлык табылмаган. Быел исә I кварталда 237 проектка һәм хокукый актка экспертиза булган: ТР Дәүләт Советы әзерләгән закон проектларының 32сеннән 1сендә шундый ук нигез бар дип табылган, тагын энә күзеннән уздырылган ТР Министрлар Кабинетының 198 карары проектында, ТР Президентының 7 указы проектында андый җирлек табылмаган.
ТР юстиция министры вазифаларын башкаручы Мидхәт Корманов рәислегендә барган әлеге министрлык коллегиясе утырышында ТР Президенты Аппаратының коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча бүлеге җитәкчесе Шамил Дәүләтгилдиев, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Дәүләт Советы вәкилләре, һ.б. катнашты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot