news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР нефтьне тирәнтен эшкәртү һәм зур өстәмә кыйммәтле продукция чыгаруны максат итеп куя

Бүген Түбән Камада “Россиядә нефть һәм газ химиясен үстерү чаралары турында” дигән исем астында узган киңәшмәдә ТР Президенты М.Шәймиев әнә шул хакта хәбәр итте

(Түбән Кама – Казан, 18 ноябрь, “Татар–информ”, Әнвәр Маликов). Кичә РФ Премьер–министры Владимир Путин Түбән Камада үткәргән “Россиядә нефть һәм газ химиясен үстерү чаралары турында” дигән киңәшмәдә күтәрелгән барлык мәсьәләләр әлеге чараның беркетмәсенә кертеләчәк. “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгин “Татар–информ” агентлыгы хәбәрчесенә әнә шулай дип белдерде. “Барлык кызыксынган якларга да әлеге документ өстендә актив эшләргә туры киләчәк, аның күп кенә нигезләмәләре Татарстан предприятиеләре үсешенә уңай йогынты ясарга мөмкин”, – диде Владимир Бусыгин. Аерым алганда, чимал, продукт үткәргечләр буенча зур әһәмияткә ия проблемалар киң чагылыш таба.
Киңәшмәдә катнашучыларның тагын берсе – “Татнефтехиминвест–холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин билгеләп үткәнчә, киңәшмәдә чыгыш ясаган Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, “СИБУР” ҖЧҖ президенты Дмитрий Конов, Оренбург һәм Түбән Новгород өлкәләре губернаторлары Алексей Чернышев һәм Валерий Шанцев, Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов тармак үсешенә комачаулаган гомуми проблемаларны күтәргән. Аерым алганда, Себердән углеводород чималын транспортлау бәясе, яңа объектлар төзелешенең бәясен арзанайтырга комачаулаучы искергән нормативлар хакында сүз барган. Минтимер Шәймиев ассызыклап үткәнчә, Татарстан нефтьне тирәнтен эшкәртүне тәэмин итү һәм әлеге нигездә зур өстәмә кыйммәтле продукция эшләп чыгаруга йөз тоткан җитештерүнең төгәлләнгән циклын үстерүне максат итеп куя. Әмма бу уңайдан федераль дәрәҗәдә хәл итүне сораган мәсьәләләр бар.
Киңәшмәдә шулай ук РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Игорь Сечин, РФ энергетика министры Сергей Шматко, кайбер федераль ведомстволар җитәкчеләре, Россиянең эре торба үткәргеч, нефть һәм нефть химиясе компанияләре башлыклары катнашты.
Искәртеп узабыз, кичә Владимир Путин Түбән Камада Татарстанның нефть химиясе предприятиеләрендә булды. Йөздән артык исемдәге продукция эшләп чыгарыла торган “Түбән Кама Нефтехим” ААҖндә Россия Хөкүмәте башлыгы каучук җитештерү заводын карады. Путинга ышандыруларынча, биредә эшләп чыгарыла торган продукциянең сыйфаты Россия сәнәгатен генә түгел, ә бөтен дөньядагы автомобиль покрышкалары җитештерүчеләрне дә канәгатьләндерә.
Россия Хөкүмәте башлыгы “ТАНЕКО” нефть химиясе һәм нефть эшкәртү комплексы төзелеш мәйданчыкларын карады. Владимир Путинны проектның беренче комплексындагы төзелеш эшләренең барышы белән таныштырдылар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100