Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Нанотехнологияләр үзәген булдыруга 3,8 миллиард сум акча инвестицияләнгән
Аның рәсми ачылышы 27 нче ноябрьда булачак
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Алсу Сафина). Казанда 27 нче ноябрьда “Роснано” ААҖ наноүзәкләре челтәренә кергән ТР Нанотехнологияләр үзәгенең рәсми ачылышы була. Тантаналы чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Роснано” ААҖ генераль директоры Анатолий Чубайс катнашачак.
ТР Нанотехнологияләр үзәген булдыруга 3,8 миллиард сум акча инвестицияләнгән, аның 36 проценты – “Роснано” акчалары, 54 проценты – ТР акчалары. Бу хакта “Татар-информ” МАда үткән матбугат-конференциясе барышында ТР Нанотехнологияләр үзәге генераль директоры, техник фәннәр докторы, профессор Дмитрий Пашин сөйләде.
Россиядә наноүзәкләр булдыру программасына “Роснано” ягыннан барлыгы 14 миллиард сум бүленгән. Ул барлык инвестицияләрнең максимум 60 процентын бирә, 40 проценты - партнерлар инвестицияләре.
Матбугат-конференциясендә “Роснано” ААҖ инфраструктура проектлары идарәсе директоры урынбасары Руслан Титов билгеләвенчә, ТР Нанотехнологияләр үзәге Россиядә рәсми рәвештә беренче булып эшләтеп җибәрелә - әлеге моментта ул иң үскән һәм эшләтеп җибәрүгә әзер. Шул ук вакытта, Руслан Титов ассызыклавынча, бу калган наноүзәкләр эшләми, дигән сүз түгел.
Россиядә наноүзәкләрнең үз тармагы, юнәлеше булачак. Шулай, мәсәлән, Татарстанда республика нанотехнологияләр үзәгенең төп юнәлеше нефть химиясе һәм фармацевтика була. Хәзер, Дмитрий Пашин сүзләренчә, ТРда 30га якын проект тормышка ашырыла.
ТР Нанотехнологияләр үзәгенең төп корпуслары һәм лабораторияләре “Идея” технопаркы территориясендә урнашкан. Моннан тыш, инфраструктураның бер өлеше “Химград” технополисы мәйданында булачак.
ТР Нанотехнологияләр үзәгендә күп галимнәр эшли – аның партнерлары – КФУ һәм КМТТУ-КАИ.
“Галимнәр үз эшләре белән шөгыльләнә, шул ук вакытта дөрес идарә ителә торган яңа компания ясала, - дип сөйләде Дмитрий Пашин. – Идеянең бизнеска күчеш этабында галим дивидентлар ала ала, үз өлешен сата ала яки үзе мөстәкыйль үсә ала”.
Үзәк генераль директоры билгеләвенчә, “безнең бурыч – һәрбер конкрет галимнән максималь табыш алу түгел, ә аны бизнес-орбитага чыгару”.
Республика икътисад министрлыгы баштан ук ТРда наноүзәк булдыру идеясен хуплады.
Башлангыч этапта эшмәкәрләргә һәм галимнәргә ярдәм итәргә кирәк, дип саный ТР икътисад министры урынбасары Артем Здунов.
“Бүгенге көндә ТРда безнең конкурентлык мөмкинлекләребезне үстерү өчен, тиешле күләмдә идеяләр эшкәртелми. ТРда формалашкан төп эшләнмәләр күтәреп алынмый, яисә республикадан читкә китә, - дип билгеләде ТР икътисад министры урынбасары. – Безгә бу идеяләрне күтәреп алырлык үсеш институты кирәк”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз