news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР муниципалитетларында быел 16 артезиан коесы казылган, 134,3 км озынлыкта су үткәргеч челтәрләр салынган

Хәзергә 22 районда яктырткычлар урнаштырылган

 (Казан, 12 июль, “Татар-информ”). Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Хөкүмәте рәисе Илдар Халиков җитәкчелегендә барган республика киңәшмәсендәге чыгышында ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Ханифов Татарстанда күп фатирлы торак йортларны, мәктәпләрне капиталь төзекләндерүдә башкарылган эшләр күләме, “Һәркем үтәрлек мохит” программасын тормышка ашыру барышы һ.б. эшләр турында хисап тотты.

“Авылда су белән тәэмин ителеш” программасы буенча быел 328 км озыклыкта су үткәргеч салу, 28 артезиан коесы казу, 38 су башнясы урнаштыру эшләре башкарасы бар иде, дип сөйләде Ф.Ханифов. Программага исә 690 млн. сум каралган. Газлаштыру фонды шушы программаны гамәлгә ашыруга керешеп, инде 16 артезиан коесы казылган. Су үткәргеч челтәрләр134,3 км (40,9 проценты) озынлыкта сузылган.

Болардан тыш, муниципаль районнарда яктырткычлар урнаштыру эшләре программа нигезендә дәвам иттерелә. ТР Президенты матбугат хезмәте белдергәнчә, шуның буенча быелга каралган 225 млн. сумның 164 млн. сумы (72,9 проценты) сарыф ителгән; соңгы 2 атнада үсеш 16 процент булган. График буенча эшләр 30 муниципаль районда башкарыла, бүгенгә 22сендә эшләр тәмамланган, диде Ф.Ханифов.

news_right_1
news_right_2
news_bot