Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарына сайлау уңаеннан махсус баннер булдырылды
Ул хәзерге вакытта Татарстанның рәсми сайтында урнаштырылган
(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”, Римма Гатина). Республиканың муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарына сайлаулар уздыру уңаеннан “Муниципальные выборы Республики Татарстан 2010” исемендәге махсус баннер булдырылып, Татарстанның www. tatar.ru адресы буенча урнашкан рәсми сайтына эленде. Бу хакта бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясендә агымдагы елның 10 октябрендә булачак сайлауларга багышланган утырышта комиссия рзисе урынбасары Рушания Вахитова хәбәр итте.
Хәзерге вакытта әлге баннер аша Татарстан картасы, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре исемлеге, сайлауларга әзерләнү һәм уздыру буенча төп чараларның календарь планы, “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” ТР Законы, “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында” федераль закон, республиканың Сайлау кодексы белән танышырга мөмкин. Әлеге баннерны ТР Министрлар Кабинеты сайтына урнаштыру да көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз