news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

ТР Муниципаль берәмлекләр советы Президиумы утырышы үтте

Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләүдә методик рекомендацияләр – утырышта төп мәсьәләләрнең берсе булды

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Муниципаль берәмлекләр советы Президиумы утырышы үтте. Аның эшендә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов,ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Дәүләт Советының Шәһәр төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитеты рәисе Валентина Липужина һ.б. катнашты.

ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе- Чирмешән районы башлыгы Минсәгыйть Шакиров җитәкчелегендә узган утырышта җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләүдә методик рекомендацияләр төп мәсьәләләрнең берсе булган. Бу хакта ТР икътисад министрының беренче урынбасары Алевтина Кудрявцева чыгышы тыңланды, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте. Моннан тыш, муниципаль ихтыяҗлар өчен заказларны үзәкләштереп урнаштыру, районнарда мәктәп автобуслары эшен оештыру мәсьәләләре күтәрелгән.


news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100