news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Муниципаль берәмлекләр советы президиумы утырышы үткәрелде

Утырышта муниципаль район сайтлары дизайнын яңарту турында сүз булды

(Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Муниципаль берәмлекләр советы президиумы утырышы узды.

Көн тәртибенә ТР Президентының муниципаль берәмлекләрдә биналарны архитектур-сәнгати яктырту турындагы йөкләмәсен үтәү буенча чаралар, ТР муниципаль берәмлекләрдә муниципаль хезмәт турында закон үтәлешен анализлау нәтиҗәләре, ТР муниципаль берәмлекләр порталы һәм муниципаль районнар сайтлары дизайнын яңарту, ТР муниципаль берәмлекләр советының IX корылтаена чакыру кебек мәсьәләләр кертелгән иде.

Утырышта ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР юстиция министры Лариса Глухова, ТР Президент Аппараты җитәкчесе урынбасары, территорияләр белән эш идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе, Бөтенроссия җирле үзидарә советының Татарстан төбәк бүлеге советы рәисе Альберт Хәбибуллин, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һәм башкалар катнашты.

ТР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов әйтүенчә, муниципаль хезмәткә кабул иткәндә таләпләрне бозу очраклары да күзәтелә. Кайбер затларның хөкемгә тартылу срогы чыкмаган була, кайберәүләрнең квалификация таләпләренә җавап бирмәве ачыклана. Александр Белов муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү мәсьәләсенә дә тукталды. Аның сүзләренә караганда, ел саен 4 меңләп хезмәткәр квалификацияне күтәрү курсларын уза. “Кызганычка каршы, кайбер җитәкчеләр эшчеләрен квалификацияне арттыру курсларына җибәрүне төп эштән аеру итеп күрә, шуңа күрә курсларга эш күләме ягыннан йөкләмәсе азрак булган хезмәткәрләрне җибәрә”, - дип, ул җитәкчеләрнең муниципаль хезмәткәрләрнең профессиональ дәрәҗәсен арттыруда кызыксынуы түбән булуын ассызыклады.

ТР Президентының Экспертлар идарәсе башлыгы Булат Исмәгыйлев ТР муниципаль берәмлекләр порталы һәм аның составына керүче муниципаль район сайтлары дизайнын яңартуга әзерлек турында сөйләде. Ул ТР Президенты, Хөкүмәте, министрлыклар сайтлары яңартылганын, хәзер ТР Дәүләт Киңәшчесе сайты яңартылуга әзерләнгәнен әйтте. Аның әйтүенчә, муниципаль берәмлекләр порталы сайтының яңартылган дизайнында баннерлар кырыйдан аска төшерелгән. Муниципаль район сайтларының ТР Рәсми порталы дизайны стилендә тәкъдим ителә торган яңа дизайнында өске һәм кырый менюлар кертелә. Өске меню теләсә нинди район сайтында булырга тиешле бүлекләрдән гыйбарәт булачак: район турында; документлар; матбугат хезмәте; гражданнар мөрәҗәгате; кире элемтә. Район турындагы бүлектә район тарихы, муниципаль район башлыгы, идарә органнары, авыл җирлекләре турында мәгълүматлар булырга тиеш. Авыл җирлеге бүлегенең җирлек тарихы, авыл җирлеге башлыгы, идарә органнары, статус документлары, район башлыгы һәм башкарма комитет җитәкчесе фәрманнары, карарлары, яңалыклар, гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты, элемтәгә керү кебек бүлекчәләрдән торуы киңәш ителә. Кырый менюда тәкъдим ителә торган бүлекләр түбәндәгеләр: район оешмалары һәм хезмәтләре; программалар, проектлар, конкурслар; дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр; муниципаль заказ; тикшерү нәтиҗәләре; статистик мәгълүмат; бюджеттан файдалану; кадрлар сәясәте; коррупциягә каршы тору; комиссияләр; тематик бүлекләр; файдалы сылтамалар.

Минсәгыйть Шакиров ТР муниципаль берәмлекләре порталында һаман да Казан, Яр Чаллы, Алабуга муниципаль районнары сайтлары булмавына шелтә белдереп узды һәм порталда барлык шәһәр һәм районнар да булырга тиешлегенә басым ясады. Ул шулай ук авыл җирлекләре сайтларына, бәлки, конкурс игълан итәргәдер, дигән фикерен дә җиткерде. Сайтларны эчтәлеклерәк, баерак, кызыклырак итәргә өндәде.

Утырышта шулай ук ТР муниципаль берәмлекләре советының IX съездына әзерлек хакында да сүз булды. Аны агымдагы елның 26 нчы декабрендә үткәрү ниятләнә.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100