Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Муниципаль берәмлекләр советы президиумы утырышы үткәрелә
Утырышның көн тәртибенә берничә мәсьәлә кертелә
(Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”). Иртәгә ТР Муниципаль берәмлекләр советы президиумы утырышы узачак. Аның ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашында узуы ниятләнә.
Утырышта шулай ук ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, ТР Президент Аппараты, Министрлар Кабинеты, Дәүләт Советының җаваплы хезмәткәрләре, муниципаль берәмлек башлыклары урынбасарлары катнашачак.
ТР муниципаль берәмлекләр советының матбугат хезмәте "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткәнчә, утырышның көн тәртибенә ТР Президентының муниципаль берәмлекләрдә биналарны архитектур-сәнгати яктырту турындагы йөкләмәсен үтәү буенча чаралар, ТР муниципаль берәмлекләрдә муниципаль хезмәт турында закон үтәлешен анализлау нәтиҗәләре, ТР муниципаль берәмлекләр порталы һәм муниципаль районнар сайтлары дизайнын яңарту, ТР муниципаль берәмлекләр советының IX корылтаена чакыру кебек мәсьәләләр кертелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз